(KZN.RU, 29-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте:
"Сезне ихлас йөрәктән изге Рамазан ае тәмамлану һәм мөселманнарның күркәм бәйрәме – Ураза гаете уңаеннан тәбрик итәм!
Ислам дөньясындагы олуг бәйрәм Гаид әл-Фитрның быел Республика һәм шәһәр көне белән тәңгәл килүе үзе бер мәгънәгә ия. Чөнки Урта Идел буенда дәүләтчелекнең үсеше халыкның тәүхидкә йөз тотуы белән тыгыз бәйләнгән. Идел буе Болгар иленең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүе ата-бабаларыбыз өчен әһәмиятле вакыйга булды. Бу истәлекле көн турында хатирә халкыбыз йөрәгендә бүгенгә кадәр саклана. Изге Болгар шәһәренә сәфәр кылучылар саны даими рәвештә арта бара, быел биредә Россиядән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 50 меңнән артык милләттәшебез җыелды.
Нәкъ менә шул чордан бирле ничә гасыр дәвамында без, мөселман өммәтенең бер өлеше буларак, дини бурычларыбызны үтәп киләбез, шул исәптән ел саен Рамазан аенда ураза тотабыз һәм, изге ай тәмамлангач, рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын гәүдәләндерүче Ураза гаетен бәйрәм итәбез.
Татарстан башкаласында яшәүче мөселманнар башка дин вәкилләре белән бергәләп күп гасырлар дәвамында Россия Федерациясенең бай мәдәниятен һәм рухи гореф-гадәтләрен үстерүгә, милләтара бердәмлекне һәм динара сабырлыкны саклауга үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Ислам диненең төп кыйммәтләрен торгызу аша иҗтимагый тормышның һаман яңартылып килүе илебездә яшәүче барлык милләт һәм дин вәкилләре арасында дуслык һәм бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә.
Агымдагы елда Ураза бәйрәменең дәүләт күләмендә танылуы һәм Татарстанда тәүге тапкыр ял көне буларак игълан ителүе куандыра. Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф телим! Изге айда кичергән рухи үзгәрешләр һәр йортка игелек һәм иминлек китерсен, аларны озак елларга саклап калсын!
Чын күңелдән барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык телим!
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!” – диелә Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның республика башкаласы мөселманнарына юлланган гает тәбрикнамәсендә.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә – Гает көнне иртәнге намаз кояш чыкканчы, 4.43 сәгатьтә башлана. 5.13 сәгатьтә – бәйрәм вәгазе, 6.15-тә бәйрәм намазы башлана.