(KZN.RU, 30-нчы август). Казанда Республика көне уңаеннан ТР Президенты кунаклар кабул итте булып узды. Бәйрәм белән кунакларны Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Приемда ТР Дәүләт Советы Минтимер Шәймиев, Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, республиканың әйдәп баручы спортчылары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты җыелганнарга котлау һәм рәхмәт сүзе белән мөрәҗәгать итте: “Бүген без иң зур бәйрәм – Республика көне уңаеннан җыелдык. Мин сезне барыгызны да котлыйм һәм җөмһүриятебез өчен башкарылган эшләр өчен рәхмәтемне белдерергә телим”, - диде Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасы һәм аның казанышлары өчен тост тәкъдим итте.
Кунакларга Америка режиссеры Руперт Уэнрайтның “Татарстан. Тормыш тизлеге” фильмы тәкъдим ителде. Шулай ук Республика көне уңаеннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вице-премьеры Игорь Шувалов исеменнән котлау тексты укылды, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.