Шәһәр башлыгы казанлыларны Шәһәр көне белән котлады
(KZN.RU, 30-нчы август). Казан мэры Илсур Метшин 30 август - Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.
"Хөрмәтле Казан халкы һәм шәһәребез кунаклары! Сезне Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
30 августны бәйрәм итү елларында ул Казанның иң яраткан бәйрәм көннәренең берсенә әверелде. Бу көн Казанда яшәүчеләр өчен генә түгел, биредә студент елларын үткәргән, эшләгән яки кунак булып килгәннәр өчен дә үзенчәлекле дата. Башкалабыз ашкынулы үсештә булган, әмма сокландыргыч борынгы йөзен югалтмаган шәһәр - ул, бер күрүдән үк, үзенә әсир итә белә.
Без барыбыз да Казанның ни рәвешле үзгәрә баруын күреп торабыз: торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм спорт объектлары калкып чыга, заманча автомобиль юллары, метрополитен линияләре салына, парклар һәм скверлар булдырыла, балалар спорты үсешенә, социаль проектларны тормышка ашыруда ярдәмгә зур игътибар бирелә. Бу казанышларның барысында да һәрбер казанлы хезмәтенең өлеше бар. Һәм шушы күркәм көнне сезнең барыгызга да, башкалабызның киләчәгенә керткән өлешегез өчен, олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Тиздән безгә 2013 ел Бөтендөнья Уенары хуҗалары буласы - шушы көннәрдә генә Казан Универсиада әләмен кабул итеп алды. Бер-беребезне аңлап һәм бер-беребезгә ярдәмләшеп, аны бергәләп каршы алырбыз һәм югары дәрәҗәдә үткәрербез, ә туган шәһәребезне тагын да яхшырак һәм уңайлырак итәрбез дип ышанам.
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим", - диелә Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне белән котлавында.