Казан Мэры "Идарә итү кадрлары резервы" округ форумында катнаша
(KZN.RU, 20-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин бу көннәрдә Түбән Новгородта уза торган “Идел буе федераль округында идарә итү кадрлары резервы: резервлар белән эшләү нәтиҗәлелеген арттыру” округ форумында катнаша.
Форумда Россия Федерациясе Президенты патронажында булган идарә итү кадрларының “беренче йөзлеге”нә кергән затлар, шулай ук округның төбәк һәм муниципаль резервлар катнашучылары катнаша.
Форум 19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Россия Президенты Ярдәмчесе Олег Марков йөкләмәсе буенча уздырыла. Форум тантаналы рәвештә кичә Түбән Новгород ярминкәсенең Герб залында ачылды.
Форумда барлык дәрәҗәдәге идарә итү кадрлары резервларын формалаштыру һәм файдалану мехнизмнарын камилләштерү мәсьәләләрен тикшерү каралган. Шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсеше мәсьәләләре тикшереләчәк түгәрәк өстәлләр эшен оештыру планлаштырылган.
Моннан тыш, форум кысаларында Идел буе федераль округының дәүләт кадрлар сәясәте буенча Координацион совет утырышы узачак.