(KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Мәдәни мирас объектлары зоналарын саклауның яңа проекты Татарстан башкаласының алга таба үсешендә тарихи вакыйга булып торачак. “Әлеге кирәкле документ шәһәрнең тарихи үзәгендә төзелеш эшләре алып баруны тәртипкә салачак”, - дип билгеләде “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин.
Яңа проект хакында фикер алышу шәһәрнең Саклау зоналары проекты (СЗП) шәһәрнең тарихи территорияләрендә җирләрне һәм шәһәр төзелеше регламентларын файдалануның нигезләнгән режимнарын барлыкка китерәчәк. Яңа проект тарихи территорияләрдә төзелешкә рөхсәт бирә. Әмма документта рөхсәт ителгән төзелешнең параметрлары, шул исәптән төзелеш корылмасының биеклеге, җир биләмәсе чикләреннән тайпылышлар, төзелеш корылмасының мәйданы, нинди төстә булырга мөмкинлегенә кадәр төгәл күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, Казан өчен саклау зоналарының элекеге проекты 1988 елда кабул ителгән. Анда күрсәтелгән теләсә кайсы төзелешне кискен чикләүләр, нигездә, шәһәр үзәге үсеше мөмкинлеген кире кага.
Т.Прокофьева сүзләренә караганда, яңа документ 17 томнан һәм якынча 6 мең биттән тора. Ул быел февральаеннан алып июньга кадәр 12 кешедән торган инициативалы иҗат төркеме тарафыннан башкарылды.
Яңадан башкарылган документ барлык саклана торган объектларны күрсәткән бердәм тарихи-архитектура планын, шулай ук территорияләрне зоналарга бүлүне үз эченә ала.
Проектта яңа төзелешне тыйган саклау зоналары, төрле регламент һәм режимга ия өч төрле төзелеш обектларын көйләү зоналары, шулай ук сакланучы табигый ландшафт урыннары билгеләнгән.
“1988 елдан башлап без беренче тапкыр шәһәр үзәге төзелеше мәсьәләләрен хәл иткән, башкарып чыккан мөһим документка ирешәбез – ди Илсур Метшин. – Бу тарихи вакыйга”.
Казан Мэры сүзләренә караганда, әлеге документ шәһәр алдында җәмәгатьчелек һәм республика җитәкчелеге куйган таләпләргә җавап бирә.
Шуны әйтергә кирәк, яңа проектны тәкъдим итү 16 сентябрь көнне “Казгражданпроект” ААҖ проектлар институтында булып узды. 22 сентябрь көнне ул Казан шәһәре Думасы депутатларына тәкъдим ителәчәк.