(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). 6-нчы марттан мәктәп һәм
балалар бакчалары ашханәләре Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты
җитештергән итле һәм балыклы туңдырылган “әзерлекләргә” күчәләр. Бу хакта бүген
Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында департаментның генераль
директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу адым ризыкларның
сыйфатын үстерергә, продуктларны урлау очракларын бетерергә, урыннарда пешекчеләрнең
кул эшләре күләмен киметергә булышачак.
Ярымфабрикат ассортименты үз эченә сыер итен, балык, ит һәм
тавык фрикаделькаларын, балык һәм тавык кәтлитләрен ала. “Ярымфабрикатлар
составына, ит, суган, тоз, понировкалы сохаридан кала, тәмне һәм
консервантларны яхшырту өчен башка бернинди дә өстәмә ингредиентлар керми”, -
дип ышандырды Г.Ананьева.
Ризыкларны әзерләү
өчен кәтлитләрне ясау буенча автоматлаштырылган линия сатып алынган. Яңа җиһаз
сәнәгать җитештерүчәнлегенә чыгарга мөмкинлек бирә - бер сменага 30 меңгә кадәр
ит эшләнмәләре ясала. “Линиядә 14 кеше эшли, моңа кадәр кулдан кәтлит ясар өчен
50 хезмәткәр кирәк иде. Эштән азат ителгән хезмәткәрләр җитештерүчәнлекнең
башка участокларына юлланганнар”, - дип билгеләп үтте департамент директоры.
Департамент директоры учреждениеләрдә ризык әзерләгән
вакытта технологик процессны бозу очраклары күзәтелгәнлеген җиткерде: порцияләрнең
авырлыгын киметү, калорияләр туры килмәү һ.б. 2016 елда департаментның иминлек
хезмәте 145 балалар бакчасын һәм 353 мәктәпне тикшергән, биредә 347 мең һәм
якынча 4 млн. сумлык кагыйдә бозу очраклары табылган, туклану ризыкларын
урлауның 15 очрагы булдырылмый калган.
Казан Мэры Илсур Метшин барлык мәктәп ашханәләрен “карта
белән түләнә торган итү”гә күчерү инициативасын хуплады һәм әлеге эшне дәвам
итәргә чакырды. Мәктәп һәм балаларның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге
ашханәләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерү буенча системалы эш игътибар
үзәгендә булырга тиеш, диде ул. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, балаларның
сәламәтлеге турыдан-туры сәламәт яшәү рәвешенә, шул исәптән сәламәт туклануга
да бәйле.
Казан Мэры сыйфатның иң төп контроле җәмгыять, ата-аналар
комитеты, укытучылар булуын ассызыклап үтте. “Мәктәпләрдәге, балалар
бакчаларындагы пешекчеләрнең күпчелеге – үз һөнәрләрен һәм балаларны яратучы
осталар”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.