(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин “Метроэлектротранс”
хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Муниципаль унитар предприятиенең 70%-лап хезмәткәрен - ә бу
2 меңеән артык кеше – хатын-кызлар тәшкил итә. Алар рәтендә автобус,
троллейбус, трамвай йөртүчеләр, слесарьлар, кондукторлар, инженерлар,
хисапчылар бар. Кайберләренең эш стажы 40 еллап тәшкил итә. “Метроэлектротранс”та
барлыгы 3 меңнән артык кеше эшли.
Очрашу кысаларында ТР Президенты
"Метроэлектротранс" предприятиесе оештырган "Авто-леди"
хатын-кызлар арасында автомобиль йөртү осталыгы конкурсында җиңүчеләрне
бүләкләде.
Шуннан Татарстан Президенты электродепоның
җитештерү-көндәлек корпусына юнәлде. Аны "Метроэлектротранс" МУП
генераль директоры Әсфән Галәвов Рөстәм Миңнехановка машина-авария бүлеген,
электропоездлар цехын, ремонт цехын, предприятиенең укыту үзәген күрсәтте.
Рөстәм Миңнеханов "Метроэлектротранс"
предприятиесенең җиһазланышын һәм хезмәткәрләр эшен югары бәяләде. Ахырда
Рөстәм Миңнеханов транспорт тармагының алдынгы хатын-кыз хезмәткәрләренә
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.