(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март, Зилә Гайфи). Халыкара хатын-кызлар
көне алдыннан Казан ратушасында ел саен уздырыла торган “Ел хатын-кызы. Ел
ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Бүген залга төрле
өлкәләрдә - сәламәтлекне саклау, мәгариф, мәдәният, сәясәт, сәнәгать һәм
эшмәкәрлек - уңышлы эшләүче ханымнар, шулай ук күпбалалы аналар җыелган иде.
Илсур Метшин барлык хатын-кызларны да Казан ир-атлары, депутатлар,
предприятие һәм эшмәкәрлек җитәкчеләре исеменнән якынлашып килә торган бәйрәм
белән котлады.
Бәйге җиңүчеләре арасында республика һәм шәһәрнең
социаль-икътисади үсешенә, мәдәният, фән, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә
институтын ныгытуга үзләреннән саллы өлеш керткән хатын-кызлар һәм ир-атлар бар
иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 9 номинация буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Бүләкләү
тантанасы иҗади номерлар һәм конкурсның катнашучылары һәм җиңүчеләре турында
сөйли торган видеорәтләр белән үрелеп барды.
Шулай ук Илсур Метшин
Татарстан башкаласы үсешенә саллы өлеш керткән Казан ханымнарына шәһәр
бүләкләре тапшырды.
Чара ахырында тантана катнашучыларын традиция буенча Казан
шәһәр Думасы депутатлары котлады һәм үзләренең иҗат номерларын күрсәттеләр. Валерий
Меладзе, Сосо Павлиашвили, Лев Лещенко, Александр Ревва һәм Россиянең башка
танылган ир-атларыннан видеокотлау хатын-кызлар өчен көтелмәгән сюрприз булды.