Илсур Метшин Иран Ислам Республикасының Казандагы Генконсулы вазыйфаларын башкаручы белән очрашты
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче
март, Антон Ноздрин). Казан Мэры Илсур Метшин Иран Ислам Республикасының
Казандагы Генераль консулы господин Али Беман
Эгбали Зарч белән очрашты. Яклар Татарстан башкаласы һәм Иран шәһәрләре арасындагы
хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
И.Метшин Казанны һәм Татарстанны Иран белән
күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр берләштергәнлеген билгеләп үтте. Татарстан башкаласы
Мэры 2009 елдан бирле Казан һәм Иранның Тәбриз шәһәре тугандаш-шәһәрләр булуын,
һәм әлеге очрашу дустанә мөнәсәбәтләрнең күрсәткече булып торганлыгын билгеләп
үтте. “Иран консуллыгы 10 ел элек ачылды, һәм әлеге вакыт аралыгында без төрле
уртак проектларда күптөрле уңышларга ирешә алдык”, - дип билгеләп үтте
И.Метшин.
Яклар киләчәктә мәдәният, сәнәгать, туризм,
мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар. Али Беман Эгбали
Зарч Иранның Мешхед шәһәре 2017 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуы һәм апрель
аенда биредә ислам дәүләтләре мэрларының форумы узачаклыгы турында сөйләде.
Генераль консул вазыйфасын вакытлыча башкаручы Казан Мэрын әлеге чарага
чакырды. Шулай ук Иран делегациясе вәкилләре Иранның берәр шәһәрендә Казан
көннәрен уздыру инициативасын җиткерделәр.
Очрашуда шулай ук Казан муниципаль
берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм икътисади мәсьәләләр буенча
консул Шәфәгать Малекоддин катнашты.