(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март). “Сөекле ханымнар!
Менә инде беренче язгы тамчылар тавышы
һәм кошлар сайравы ишетелә, димәк, без сезне иң якты, матур һәм көтеп алынган
бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга ашыгабыз!
Сез бүген генә түгел, елның һәр
көнендә дә иң матур рәхмәт сүзләренә һәм мәхәббәткә лаексыз. Хатын-кыз – һәрбер ир-ат тормышында якты нур, ныклы терәк. Сез
безгә илһам бирәсез һәм һәрвакытта да булышасыз, якын кешеләр турында
кайгыртасыз, өй җылысын саклыйсыз һәм үзегезнең елмаюларыгыз белән дөньяны
матуррак һәм яктырак итәсез. Яратучы әни, әби, апа-сеңелләр, тормыш иптәше яисә
кызларыбыз – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән теләсә кайсы рольне сез үзегезгә
генә хас булган гүзәллек, йомшаклык һәм тугрылык белән башкарасыз.
Сез һәрвакытта да, зур уңышларга
ирешеп һәм үзегезнең талантларыгыз белән сокландырып, эшегездә зур җаваплылык
һәм профессионализм күрсәтеп киләсез.
Кадерле хатын-кызлар! Барыгызга да
бәйрәмчә язгы кәеф, уңышлар һәм күп шатлыклар телим! Йортыгыз һәрвакытта да куаныч
белән тулып торсын, якыннарыгызның мәхәббәте-игътибары сезне ташламасын, иң
якты хыялларыгыз тормышка ашсын! Бәхет, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм бәрәкәт телим
сезгә!” – диелә котлау текстында.