(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казанда “Корстон”
кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” өстенлекле
проекты буенча семинарның пленар утырышы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры
Михаил Мень, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан
Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман,
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм
башкалар катнашты.
Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда халык
өчен уңайлы тирәлек булдыру программасы булдыруның 2 ел элек старт алганлыгын
җиткерде. Бу вакыт эчендә барлык муниципаль берәмлекләрдә 189 объект корылган –
Казаннан алып кече район үзәкләренә кадәр.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бу эшкә күп
санлы профиль белгечләре җәлеп ителгән: ландшафт-яшелләндерүчеләр,
эколог-практиклар, инженерлар, яктырту белгечләре һәм башкалар.
“Бу елда безнең яңа программа. Әлегә шәхси ресурсларыбыз хисабына эшли
башладык. Бу программаны ким дигәндә бишьеллык итәргә кирәк дип уйлыйм”, - дип
җиткерә ТР Президенты сүзләрен ТР Хөкүмәт порталы.
Михаил Мень үз чыгышы барышында әлеге эшкә старт узган ел РФ
Президенты Владимир Путин рәислегендә узган Дәүләт Советы утырышында
бирелгәнлеген, утырышта шәһәр мохитен үстерү, төзекләндерү турындагы сүзләр
яңгыраганлыгын искәртеп үтте. Моңа кадәр бу бурыч хакимиятнең муниципаль
органнарыныкы дип санала иде. Нәтиҗә буларак, РФ Төзелеш министрлыгы Россия
Президенты һәм РФ Хакимияте боерыгы нигезендә, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру”
өстенлекле проектын әзерләде.