(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март, Михаил Ченцов). Казанда 2017
елда капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 244 күпфатирлы йортның
67-сендә ремонт эшләре башланган. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетындагы традицион
аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Докладчы билгеләп үткәнчә, 130 йортта 1 мрлд. сумга барлык
эшләр комплексын башкару планлаштырыла. Бу елда барлыгы 1,5 млрд сумга күпфатирлы
йортларны төзекләндерү көтелә.
Үз чиратында, Казан Мэры Илсур Метшин бүлеп бирелгән миллиард
ярым акчаның яртысыннан күбесе (51%) яисә 776 миллионы – халык акчасы булуын
билгеләп үтте.
ТР башкаласы җитәкчесе капиталь төзекләндерү үткәрү
барышында казанлыларның фикерләрен белү шәһәр хакимияте өчен әһәмиятле булуын
билгеләп үтте. “Без хәзер һәр эшне халыктан раслатабыз һәм халык белән бергә
кабул итәбез”, - диде Казан Мэры.
Күпфатирлы йортларга төзекләндерү ясау программасыннан кала,
И.Гыйниятуллин 2017 елда социаль объектларны яңарту буенча планнарны да сөйләп
үтте. 30 елдан артык эшләп килгән мәктәпләргә капиталь төзекләндерү
программасын 5 ел эчендә тормышка ашыру эчендә 2,8 млрд сумга 122 гомуми белем
бирү учреждениесе төзекләндерелгән. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, 2017 елда
тагы 12 мәктәптә ремонт булачак, аннан соң бары тик дүрт белем бирү
учреждениесен генә төзекләндерәсе кала.
Илсур Метшин әлеге Президент программасының әһәмиятлелеген,
ун ел элек Казан мәктәпләре “куркыныч төш” кебек булганнарын билгеләп үтте.