(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Михаил Ченцов). Казанның
җәмәгать туклануы объектлары әйләнеше бер ел эчендә 665 млн. сумга арткан һәм
2016 елда 19 млрд. 459 млн. тәшкил иткән (2015 елда – 18 млрд. 794 млн.). Ә
соңгы биш елда ул 2 тапкырга диярлек арткан. 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган
киңәшмәдә бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәрнең Кулланучылар базары
комитеты рәисе Руслан Зәйнетдинов җиткерде.
Р.Зәйнетдинов сүзләренә караганда, соңгы елда җәмәгать
туклануы объектлары 105-гә арткан һәм бүген 1675-не тәшкил итә. Шуның белән
беррәттән базар тенденцияләре үзгәрешләре дә билгеләп үтелә.
2016 елда Казанда “Пушкин”, “Марани”, “Мано, Марусовка”, “DOM”,
“Хлеб и Вино”, “Тор Нор”, “Leuven”, “ЛеШале”, “Генацвали”, “Людовик” кебек
биналар, “Түбәтәй” кебек беренче милли кабымлык кафесы барлыкка килгән.
Р.Зәйнетдинов сөйләп үткәнчә, кызыклы гына урыннар кеше күп
йөри торган шәһәр үзәгендә дә, перифериядә дә барлыкка килгән.
Р.Зәйнетдинов шәһәрдә фермерлык продукциясен сата торган яңа
форматтагы кибетләр барлыкка килүе турында да сөйләде. Алар арасында “Коза-дереза”,
“Мясцо”, “Крестьянка” һ.б. бар.
Кулланучылар базары комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, Казанда
соңгы биш елда сәүдә объектлары саны 669 бинага арткан һәм 3565 булган. Шушы ук
вакыт эчендә сәүдә үзәкләре һәм сәүдә комплекслары саны арткан – 74-тән 140-ка.
Сәүдәнең яңа форматлары үсеш алу белән бергә 2011 елдан берәмләп сату
объектлары 5 тапкырга кимегән (5 объектка кадәр), шулай ук стационар булмаган
сәүдә объектлары саны 2 тапкырга кимегән (1103).
Шулай ук Кулланучылар базары комитетының игътибарын аеруча
җәлеп иткән зоналарда законсыз урнаштырылган объектлар булган. Хисап чоры
вакытында шундый объектларның 249-ы демонтажланган.
2016 елда комитет законсыз барлыкка килгән капиталь
төзелешләрне юкка чыгарган.