(Казан
шәһәре KZN.RU, 2-нче
февраль, Антон Ноздрин).
Футбол буенча
дөнья чемпионатына Казанда
яңа архитектура-сәнгать
утлары барлыкка килергә тиеш. Яңа
архитектура
утлары концепциясенең
төп принциплары турында төзелеш блогына
хисап бирү барышында Казан Мэры
Илсур Метшинга башкаланың
Архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары -
шәһәр дизайны
бүлеге җитәкчесе Жанна Белицкая
сөйләде.
«Төнлә
шәһәрнең «йөзе» юк, бу өлеш буенча
бушлык»,- дип хәлне аңлатты Ж.Белицкая
Казанның архитектура
утлары турында. Аның
фикеренчә, утлар концепциясен
эшләү кирәк. Урынбасар сүзләренчә, 2011
елдан башлап утлар буенча нибары 16
проект каралган, эшмәкәрләр бу өлкәдә
кызыксыналар – ләкин яхшы, сыйфатлы
тәкъдимнәр юк.
Төнге
шәһәрнең матур утлар белән бизәлгән
гармонияле
образын «аннан-моннан» гына эшләп
булмаячак - бу очракта картинаны тулы
итеп чагылдыра ала торган профессионаллар
ярдәме таләп ителә. Беренчедән,
төп урамнарны, яр буйларын, панорамаларны,
мәйданнарны, күпер, мәдәни мирас
объектларын зәвыклы итеп
чагылдыра торган утлар булдыру кирәк.
Хәзерге вакытта, ни кызганыч, бер элемент
икенчесе белән гармониядә
түгел, бер объект башкаларын арткы
планга чыгара.
Мисалга – Сибгат Хәким
урамын яктырта
торган төнге утлар «Казан»
гаилә үзәгенә кагылмый, басым
бары тик торак төзелешкә генә ясала.
Шәһәрдәге тагын бер мәсьәлә – күзгә
ташланып тора торган бизәкләр һәм
төсләрнең артык чуар булуы. «Ачык
төсләрдән торган чуарлык
әле ул матур дигән сүз түгел, - дип
ассызыклады Белицкая. - Төп
принцип - бер-берсе белән
гармониядә булган матур утлар. Бу очракта
чуар утлар искәрмә булып тора».
Исегезгә
төшерәбез, 2016 елда идарә белгечләре
Казанда «Ут һәм төс» дип исемләнгән
Россия күләмендәге
конференция
үткәргәннәр иде. Чарада Казан, Мәскәү,
Санкт-Петербург,
Уфа
һ.б. шәһәрләрдән проектлар
эшләүчеләр,
архитекторлар,
дизайнерлар,
девелоперлар,
ут
техникасы
осталары катнашты. Ж.Белицкая
сөйләвенчә,
конференциядә
катнашучылар Санкт-Петербургта
кулланыла торган яктырту чараларының
уңышлы булуын билгеләп үткәннәр.
И.Метшин
шәһәр
территориясендә яңа
архитектура
утларының
бердәм
концепциясен
булдыру тәкъдимен хуплады һәм әлеге
юнәлештә эшне активлаштыру бурычын
йөкләде.