(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Антон Ноздрин). Казан да,
Татарстан да зур чараларны, шул исәптән Олимпия уеннарын да лаеклы лаеклы
дәрәҗәдә үткәрә алалар. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт мнистрлыгы коллегиясенең
киңәйтелгән утырышында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый
фикер җиткерде.
Идел буе академиясендә узган утырышта РФ Спорт министры
Павел Колобков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат
Тимерҗанов, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең киңәшчесе Юлия
Исмәгыйлева, РФ Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм башкалар
ктанашты.
Утырыш барышында катнашучылар 2016 елга ведомство эшенә
нәтиҗә чыгардылар һәм агымдагы 2017 елга планнарны билгеләделәр. ТР Яшьләр
эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов РФ Спорт министрлыгы тарафыннан
әзерләнә торган рейтингта “Россия төбәге” номинациясендә Татарстанның икенче
урын алуын, ә “Совет спорты” басмасы Татарстанны массакүләм спортны тормышка
ашыру өлкәсендә иң яхшы төбәк дип атавын билгеләп үтте.
ТР Президенты “зур чараларны уздыру – чыгымлы, әмма ансыз
Казанның “Россиянең спорт башкаласы” дигән статусын саклап калып булмый” дип
билгеләп үтте. “Потенциалыбызны, спорт объектларын, волонтерларны максималь
рәвештә кулланырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үзенең чыгышы вакытында ТР Президенты спорт оешмалары
хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы алуын да искәртеп үтте. Ул республиканың
Финанс министрлыгына әлеге мәсьәләне контрольгә алырга һәм аны чишү буенча
тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казан Мэры Илсур
Метшинга һәм ТР спорт министры Владимир Леоновка Казанның Юдино поселогында “Локомотив”
стадионы базасында заманча чаңгы-биатлон комплексын төзү буенча проект әзерләргә
кушты.
“Без зур эш башкардык һәм илебездәге иң көчле спорт үзәген
булдырдык”, - диде Р.Миңнеханов нәтиҗә ясап. Татарстан Президенты зур халыкара
чараларсыз Казанның “Россиянең спорт башкаласы” дигән статусын саклап калу
мөмкин булмаганлыгын билгеләп үтте. “Потенциал, спорт объектларын,
инфраструктураны максималь дәрәҗәдә кулланырга кирәк. Безнең теләсә нинди
мәсьәләне чишә алырлык яхшы командабыз бар. Казан, Татарстан теләсә нинди чара
үткәрә алалар, мин моңа һич шикләнмим. Казан Олимпия уеннарын үткәрә аламы?
Әлбәттә. Һичшиксез”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.