(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). 2016 елның 11 ае
нәтиҗәләре буенча Казанның Совет районының сәнәгать җитештерүчәнлеге индексы
үсеше темпы 29,1%ка арткан һәм 141,1% тәкшил иткән (2015 елда – 112%). Бу хакта
Казан Мэры Илсур Метшин каршында хисап тоткан вакытта район администрациясе
башлыгы Рөстәм Гафаров җиткерде. Үсеш темпы буенча лидерлар рәтендә “КОМЗ” АҖ
(179,2%), “Швабе-Технологическая лаборатория” АҖ (171,1%), “Казанькомпрессормаш”
ААҖ (141%), АО “ГИПО” АҖ (130,6%), “ICL - КПО ВС” ААҖ (129,5%) бара.
Совет районы Казанда, 2015 елның гыйнвар-ноябрь ае белән
чагыштырганда, төяп озатылган товарлар күләменең үсеш темпы буенча лидер булып
тора һәм 139,7% тәшкил итә. Эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан үзләре
җитештереп озаткан товарлар 38,5 млрд сум тәшкил иткән. Сәүдә һәм хезмәтләр
өлкәсе табышы 700 млн нан 9,1 млрд ка кадәр үскән.
Район икътисады структурасында 36,8% өлешне кече һәм урта
эшмәкәрлек алып тора.
Р.Гафаров шулай ук район территориясендә ел дәвамында яңа предприятиеләр
ачылуын хәбәр итте. Алар арасында “Стелла-К” акционер җәмгыяте һәм “Рычаг” акционер
җәмгыяте предприятиеләре бар.
Моннан кала, “Евроцемент груп” холдингының “ЦемМаркет”
күпфункцияле сәүдә-логистик комплексы ачылды, биредә инвестицияләрнең күләме
500 миллион сум булса, яңа эш урыннары саны 150-гә җитә.
Узган елда районда 30 яңа сәүдә объекты ачылган. Шул исәптән
фермерлык продуктлары белән сәүдә итә торган яңа форматтагы кибет тә бар:
бирегә дача тотучылар белешмә кәгазьләре булган очракта үз участокларыннан
калдыкларны тапшыра алалар.
Райондагы эшсезлек дәрәҗәсе традиция буенча иң түбән булып
тора һәм 0,6% тәшкил итә.
И.Метшин Совет районы администрациясе башлыгы һәм
командасына нәтиҗәле һәм уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Район зур, Дәрвишләр,
Танкодром, Азино-1, Азино-2, Үзәкне генә алсак та, ул төрле, әлбәттә инде,
кешеләре төрле, сәнәгате төрле, әмма сез әлеге ситуациядә намус белән эшлисез. 2017
ел сезнең өчен шундый ук нәтиҗәле һәм уңышлы булуын телим”, - дип нәтиҗә ясады
Казан Мэры.