(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). 2016 ел нәтиҗәләре
буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының
җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы
медиарейтингында беренче урынга чыкты.
Федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чараларын
анализлау нәтиҗәләре буенча, Илсур Метшинның медиаиндексы 39707,97 пунктны
тәшкил иткән. Массакүләм мәгълүмат чараларында Казан Мэрының 2018 елда
булачак футбол буенча дөнья чемпионатына “кире хисап”ка старт бирү тантанасында
катнашуы турында язганнар. Шулай ук Россия футбол Премьер-лигасы тарафыннан Казанның
“Рубин” президенты Илсур Метшинны Россия футбол берлеге башкарма комитетының
яңа составына кандидат итеп тәкъдим итүләре медиа киңлектә зур вакыйга булды. Моннан
кала, массакүләм мәгълүмат чараларында Казан Мэрының Казан зооботаника
бакчасына җиде зебра алырга җыенуы турында күпләп язып чыктылар.
Медиарейтингның икенче урынында – Саратов шәһәре башлыгы Валерий
Сараев (26480,86 пункт), өченче урында – Самара җитәкчесе Олег Фурсов (15888,05
пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг “Медиалогия” массакүләм
мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы булган 37700
чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ үз
эченә ала. Казан Мэры әлеге медиарейтингта берничә ай дәвамында лидерлык
итә.