(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). 2017 елда
Казанның Совет районында дүрт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә (биш бина)
капиталь төзекләндерү үткәрү планлаштырыла, аларның гомуми бәясе 109,35 млн. сумга
төшәчәк. 2017 елда Гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына
капиталь төзекләндерү уздыру программасына Казанның 13 мәктәбе һәм 9 балалар
бакчасы кертелгән, аларның гомуми бәясе 526,26 млн. сум булачак. Казан Мэры
Илсур Метшин Кирпичников урамында урнашкан 206-нчы номерлы балалар бакчасындагы
эш барышын карап кайтты.
Татарстан башкаласы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика
программасы ярдәмендә Казанда капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ булган мәктәпләрнең
88% яңартылган. “Балалар бакчаларын төзекләндерү карары киләсе этап булып тора,
моның өчен Президентыбызга рәхмәтлебез. Тулаем алганда программа бик тә
кирәкле. Без аны зарыгып көттек. Аерым алганда, әлеге балалар бакчасы 53 ел
капиталь төзекләндерү күрмәгән, ярый әле Совет районында нык итеп төзегәннәр,
югыйсә балалар бакчасы безнең көнгә кадәр килеп җитмәс һәм балаларны кабул итә
алмас иде”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
1964 елда төзелгән һәм алты балалар төркеменә исәпләнгән ике
катлы бинада электр утын алмаштыру, җылы идәннәр һәм су үткәрү торбалары
урнаштыру буенча демонтаж эшләре бара.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, капиталь
төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында 206-нчы номерлы балалар
бакчасында түбә, тәрәзәләр, эчке ишекләр, инженер коммуникацияләрен алмаштыру,
керү төркемнәрен, юыну бүлмәләрен, фасадны һәм нигез ташларын төзекләндерү
көтелә, барлык эшләр 11,296 млн. сумга төшәчәк.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесе Алсу
Сибгатуллина сүзләренә караганда, барлык балалар да капиталь төзекләндерү
вакытында якындагы балалар бакчаларына йөриячәкләр. Ул шәһәр җитәкчелегенә һәм республика
Хөкүмәтенә капиталь төзекләндерү программасы өчен рәхмәт белдерде, әлеге
программа ярдәмендә балалар бакчасына “икенче тормыш” бирелгәнлеген билгеләп
үтте.
Шәһәрнең Совет районында 206нчы номерлы балалар бакчасыннан
кала Парк ур., 25а адресы буенча урнашкан 259-нчы номерлы балалар бакчасы,
Попов ур., 13а адресы буенча урнашкан 206-нчы номерлы балалар бакчасы филиалы,
Губкин ур., 14а адресы буенча урнашкан 199-нчы номерлы балалар бакчасы һәм
Гадел Кутуй ур., 86 адресы буенча урнашкан 158-нче номерлы балалар бакчасы төзекләндереләчәк.