(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Михаил Ченцов). Казан 2016
елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча миллион халкы булган шәһәрләр арасында
төбәкләрдәге тышкы реклама базары рейтингында өченче урынны алып тора. ТР
башкаласының тышкы реклама базары күләме 307 млн. сумны тәшкил иткән, бу саннар
бары тик Новосибирскида (407 млн.) һәм Екатеринбургта гына (388 млн.) күбрәк,
дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшинга Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе
җитәкчесе Ирина Дябилкина 2016 ел буенча хисап биргәндә.
Казанның тышкы реклама базары фасадтагы мәгълүматларга (70
данә) һәм аерым тора торган реклама конструкцияләренә (1359 данә) бүленә. Реклама
мәйданнарының 25% фасад рекламасы алып тора, 75% - аерым тора торган
конструкцияләр. Дябилкина сүзләренә караганда, Казанда шнурлар белән
беркетелгән баннерлар нибары 5 кенә калган, шулай да 2019 елда әлеге реклама
төре бөтенләй “тарихка китәчәк”.
И.Дябилкина Казан Мэрына шәһәрне панорамлы рәсемгә төшерү
өчен бүлеп бирелгән акчалар өчен рәхмәт белдерде.
Реклама базарын тәртипкә китерү һәм Казанның тышкы йөзен
Европа дәрәҗәсенә тиңләштерү өчен узган елда Татарстан башкаласында реклама
конструкцияләрен урнаштыруның интерактив схемасы булдырылган.
“Без reklama.kzn.ru
сайтында интерактив схема эшләтеп җибәрдек. Әлеге схема эшмәкәрләргә кызыклы,
аның аша кайсы җирдә нинди конструкцияләр урнаштырырга мөмкин булуын карап була”,
- дип өстәде И.Дябилкина.
Казанның тышкы йөзен яхшырту эшендә законсыз урнаштырылган
мәгълүмати конструкцияләрне юк итү әһәмиятле фактор булып тора. 2010 елда
законсыз урнаштырылган реклама конструкцияләренең саны 8 меңләп булса, бүген
исә алар 2,8 меңләп кенә калган.
2016 елда законсыз урнаштырылган 58 конструкция табылган,
аларның 52-се инде демонтажланган, калганнары өстендә эш алып барыла.
И.Метшин И.Дябилкинага системалы һәм профессиональ эше өчен
рәхмәт белдерде. “Законсыз урнаштырылган реклама такталарын 60%-тан 20%-ка
калдыру – зур адым. Без тәҗрибә тупларга дип чит илләргә чыгабыз, югыйсә Реклама
идарәсеннән дә күп эшкә йөрәнә алыр идек”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.