(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Зилә Гайфи). Илсур
Метшин “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең яңартылган Генераль советы
составына расланды. Башкала Ратушасында узган җирле бүлек сәяси советында Казан
Мэры 21-22 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә узган партиянең XVI съезды нәтиҗәләрен
чыгарды.
Съездда катнашкан партиянең Казан җирле бүлеге секретаре
Илсур Метшин форум турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Казан Мэры партия
кадрларының яңартылуын съездның әһәмиятле нәтиҗәсе буларак атады. “Генераль
советта һәм партиянең Югары советында җитди ротация булды. 170 әгъзаның 100-е яңа
кешеләрдән гыйбарәт. Генсовет составына Татарстан вәкилләре дә керде. Бу –
безнең төрле дәрәҗәдәге сайлаулардагы уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе булуына
ышанам, безнең партоешмабыз – илдәге иң зурларыннан санала, һәм аның эше яхшы
гына эшләп килә”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры сүзләренә караганда, съезд катнашучылары беренчел
оешмаларның әһәмиятлелеген көчәйтүгә игътибар юнәлткән.
Кешеләр каршында ачык булу җәмгыять һәм партия арасындагы
үзара хезмәттәшлекнең әһәмиятле факторы булып тора, дип искәртте И.Метшин. Аерым
алганда, дискуссияләр бара торган сәяси платформалар эше турында сүз бара.
И.Метшин шулай ук эшмәкәрлек платформасын булдыру
инициативасын да хуплады, бу хакта Мәскәүдәге форумда фикер алышынган иде. “Бернинди
партиягә дә карамаган эшмәкәрлек вәкилләре бар, аларны кызыксындырырга кирәк. Безнең
өчен кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең фикере кызык, безнең партиядә үз
партнерларын күрүләре мөһим”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Иҗтимагый кабул итү партияләре әһәмиятле роль уйнауларын
дәвам итәләр. Әйтик, 2016 елда Казанда кабул итү бүлегенә шәхси мөрәҗәгатьләре
белән 2 меңнән артык кеше килгән, 5 ел эчендә - 15 мең казанлы. И.Метшин
сүзләренә караганда, иҗтимагый кабул итү бүлекләрендә гражданнарга консультация
генә биреп калмыйлар, аларга ярдәм итәргә дә тырышалар, тәкъдимнәрен партия
проектларына кертәләр.
Казан бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья
Гречанникова сүзләренә караганда, социаль бурычларны чишүгә юнәлтелгән 30
партия проектын эшләү барышында халыктан килгән мөрәҗәгатьләр дә исәпкә
алынган. “Безнең барлык эшебез дә “Минем Казан” программасында анык күрсәтелгән
бердәм максатка ирешүгә юнәлтелгән. Без кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга,
лидер-шәһәр статусын ныгытырга һәм яңа үрләр яуларга омтылырга тиешбез”, - дип
билгеләп үтте партия проектларын тормышка ашыруның әһәмиятлелеген И.Метшин.
Сәяси совет барышында партиянең Казан бүлеге әгъзалары
“Партия активы мәктәбе” проектын тормышка ашыру һәм партия депутатлары арасында
спартакиада уздыру турында фикер алыштылар.