(Казан
шәһәре KZN.RU, 30-нчы
ноябрь, Алсу Сафина). Бүген
Казан ратушасында
«Игелекле Казан: хәйриячелек
мәдәниятен үстерү» дигән
I ачык форум
башланып китте. Казан
Мэры Илсур Метшин форумда катнашучыларны
сәламләп, хәйриячелекнең вакытлы
күренештән тулы кыйммәтле чарага әйләнүе
өчен әлеге кичәнең фикердәшләр белән
очрашу, яңа гыйлемнәр туплау, җитди
мәсьәләләрне ачыклау һәм аларны хәл
итү мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.
Форум
эшен башлап җибәргәч, Казан
Мэры «Игелекле
Казан»ның - шәһәр үсешендәге
өстенлекле
юнәлешләр арасында 12-се һәм гамәлгә
ашыру барышында иң катлаулысы
булуын әйтеп үтте.
Илсур Метшин соңгы елларда
Казанның төрле рейтингларда беренче
урында баруын да искә төшереп үтте.
«Заманча, уңайлы,
төзекләндерелгән, һәрвакыт үсештә
булган шәһәр исемен йөртү бик мөһим.
Ләкин минем хыялым – Казан чын мәгънәсендә
игелекле шәһәр булса иде. Югары тормыш
дәрәҗәсе кешелек дөньясында бер-береңә
игелекле булу, елмаеп карау, көчсезләргә
ярдәм итү кебек әхлакый кыйммәтләр
өчен җирлек тудырса, бу гадәти күренешкә
әйләнсә иде», - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Форумда
катнашучыларның саны бүген хәл ителә
торган теманың актуальлеген
раслый, дип саный Мэр. Форумда катнашырга
теләк белдергән хәйрия оешмалары һәм
фондларның саны көтелгәннән артып
киткән. Исегезгә төшерәбез,
I ачык форум
кысаларында үткәрелә
торган әңгәмә мәйданчыкларында һәм
мастер-классларда катнашу өчен
Татарстаннан барлыгы 500 кеше теркәлгән.
Илсур
Метшин Казанда хәйриячелек
эшчәнлегенең үз тарихы һәм матур
гадәтләре булуын әйтеп үтте. Ул Яков
Шамов, Иван Алафузов, сәүдәгәр
Апанаевларның,
Әсгать
Галимҗановның исемнәрен искә төшереп
үтте.
Шәһәр
башлыгы сүзләренчә, бүген йөзләгән
казанлы даими рәвештә хәйриячелек
эшчәнлегендә катнаша. Сентябрь аенда
шәһәр паркларында һәм скверларда игелек
ярминкәсе үткән. Чарага 30 меңнән артык
Казан халкы
килеп киткән. Хәйрия проектлары өчен
3,5 млн. сум акча җыеп
алынган. «Акча - икенче
урында, иң мөһиме - балаларда һәм
әти-әниләрдә без күргән шатлык
дәрте», - диде Мэр.
Моннан тыш, мәктәпләрдәге
һәм югары уку йортларындагы волонтер
үзәкләрендә, хосписларда,
хастаханәләрдә 15 меңнән артык
кеше волонтерлык эшчәнлеге белән
шөгыльләнә. Илсур Метшин компанияләрнең
һәм эшмәкәрләрнең дә хәйриячелек
эшчәнлегендә катнашуларын әйтеп үтте.
Илсур
Метшин Казанда
шәһәр тормышының төрле тармакларында
хәйриячелек мәдәниятен үстерергә
омтылулары турында ассызыклап әйтте.
Мисалга, шәһәрдә төрле кызыксынулар
буенча клублар челтәре булдырыла. Яшь
буынга да аерым игътибар бирелә. Сентябрь
аенда беренче сыйныф укучыларының
барысына да игелекле
эшләр көндәлеге тапшырганнар. Һәм әлеге
гамәл балалар һәм аларның ата-аналары
арасында зур кызыксыну уяткан.
«Безнең
эштә инде башлангыч бар, ләкин әле зур
юл үтәргә кирәк», - дип саный
Илсур Метшин. «Без
хәйрия фондларын
һәм оешмаларын максатка
ирешү юлында партнерлар
буларак күрәбез. Зур
эшкә тотынганчы һәркем - хакимият
органнарының, бизнес, волонтер, хәйриячелек
һәм иҗтимагый оешмаларның роле турында
сөйләшәсе һәм форумда катнашучыларның
әлеге тема буенча фикерләрен тыңлыйсы
иде»,
- дип
өстәде И.Метшин.
Илсур
Метшин фондларга
карата
ышаныч,
массакүләм
мәгълүмат чараларында хәйриячелек
темасын яктырту мәсьәләләренә кагылып
үтте.
Ул
форумда катнашучы кунакларга һәм
экспертларга
рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Казанга
әлеге теманы яхшы белгән, илебезнең
хәйрияче затлары буларак танылган
кунакларның килүе бик күңелле хәл»,
- диде
шәһәр башлыгы.
«Форум
игелекле
Казан турындагы хыялыбызга якынрак
килергә һәм сүз
көчен эштә күрсәтергә ярдәм итәр дип
ышанам»,
- диде
И.
Метшин чыгышын
тәмамлап.
Пленар
утырышта Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов,
«Русфонд»
президенты
Лев
Амбиндер, Россия
Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Социаль
мәгълүматлар
агентлыгы генераль директоры Елена
Тополева-Солдунова, Россия
дәүләт социаль
университеты
ректоры Наталья
Починок, «Development Group» генераль директоры,
«Душевный bazar» проекты
авторы Евгений
Горькаев, Добро Mail.Ru хезмәте
җитәкчесе Александра
Бабкина катнаша.
Форум
алдыннан
кунаклар «Игелекле Казан» хәйрия
проектлары күргәзмәсен карадылар.
Чара
кысаларында бүген «Укыту
системасында хәйриячелекне тәрбияләү
факторлары», «Хәйриячелекне
үстерүдә массакүләм-мәгълүмат
чараларының роле», «Хәйриячелек
эшчәнлеге технологиясе буларак
волонтерлык: мотивация һәм ярдәм»,
«Эшмәкәрлек һәм хәйрия фондлары: уртак
максатлар өчен хезмәттәшлек»
дигән дүрт
әңгәмә мәйданчыгы эшләячәк.
Иртәгә,
ягъни форумның икенче көнендә фонд
вәкилләре өчен лекцияләр укылачак.