ТР башкаласына “Игелекле Казан” беренче ачык форумы катнашучылары килә башлый
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Татарстан башкаласына “Игелекле
Казан: хәйрия мәдәниятен үстерү” беренче ачык форумы катнашучылары килә башлый.
Ике көн эчендә алдынгы белгечләр хәйриячелек технологияләре һәм аларның Казанда
үсеш перспективалары турында сөйләячәк. Исегезгә төшерәбез, форум Казан Мэры
Илсур Метшин булышлыгында уза. Шәһәр җитәкчесе форумда чыгыш ясаячак
спикерларның берсе булып тора.
Форум ТР башкаласында 30-нчы ноябрь һәм 1-нче декабрь
көннәрендә үтәчәк. Ул бер мәйданчыкка социаль өлкә һәм хәйриячелек белгечләрен,
Казанның хакимият органнары һәм хәйрия фондлары вәкилләрен, социаль җаваплы
эшмәкәрләрне һәм актив шәһәрлеләрне җыячак. Форумның миссиясе – Казанда хәйриячелекне
үстерү буенча системалы эшне җайга салу.
Форум “Игелекле Казан” шәһәр инициативасы кысаларында Добро
Mail.ru сервисы катнашлыгында Казан Мэриясе тарафыннан уздырыла.
Форумда “Русфонд”, Добро Mail.Ru сервисы, Россия дәүләт
социаль университеты җитәкчеләре, “Душевный базар” проекты авторы һәм социаль
өлкәдәге башка федераль белгечләр катнашачак.