(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Казан пенсионерлары
өчен “Жизнелюб” дип аталган бушлай клублар челтәре булдырыла, ул үз эченә
шәһәрнең барлык районнарын да җыя. “Бу “Игелекле Казан” проектының якты,
эчтәлекле бите булыр дип ышанам”, - дип белдерде Илсур Метшин. Казан Мэры
боерыгы буенча булдырылган проект турында бүген эшлекле дүшәмбедә Мәдәният
идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
А.Абзалов хәбәр иткәнчә, Казанның өлкән буын кешеләре өчен
клуб эшен модернизацияләү күптән көтелгән юнәлеш – бүгенге көндә эшли торган 88
түгәрәк шәһәрнең барлык пеенсионерлары өчен дә җитеп бетми. Алар бары тик Казан
пенсионерларының 1%-н гына колачлый. Зур ихтыяҗ булган мәдәни хезмәтләр
исемлеген барлар өчен өлкәннәр арасында махсус күзәтү эшләре оештырылган. Күзәтүләр
күрсәткәнчә, өлкәннәр бию, фотога төшерү, рәсем сәнгате һәм физик тәрбия белән
шөгыльләнергә телиләр икән.
“Әлеге анализ нигезендә “Жизнелюб” клублар челтәрен
булдырырга булдык”, - дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Проектта Дәрвишләрдәге мәдәният йорты, “Ленин” мәдәният
йорты, “Юность” мәдәният йорты, “Мәскәү” мәдәният үзәге, “Залесный” мәдәният йорты,
“Мирный” мәдәният йорты, 15-нче номерлы китапханә филиалы һәм Зәкиев урамындагы
китапханә катнашачак. Клуб юнәлешләренең җитәкчеләре буларак Мәәният идарәсе
учреждениеләре кадрлары, алдынгы югары уку йортлары лекторлары, ТР Рәссамнәр
берлеге вәкилләре җәлеп ителәчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге проектка карата үз фикерен
билгеләп үтте. “Без гомер озынлыгы буенча да үсәбез, әмма кешеләрнең озак яшәве
генә түгел, бай эчтәлекле тормыш белән гомер итүләре дә мөһим. Бу – “Игелекле
Казан” проектының якты һәм эчтәлекле бите булыр дип ышанам”, - дип җиткерде ТР
башкаласы Мэры.