(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь, Алсу Сафина). Инвалидлар
декадасы программасы турында аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде. Декада 2-нче декабрьдә С.Сәйдәшев
исемендәге Дәүләт зур концертлар залында шәһәрнең иҗат коллективлары
катнашлыгында ачылачак.
Ел саен шәһәр бюджетыннан физик мөмкинлекләре чикле булган
балалар тәрбияләүче ялгыз әниләр һәм инвалид булган ялгыз әниләргә, шулай ук
инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә материаль ярдәм бүлеп бирелә. Бу елда
берьюлы бирелә торган материаль ярдәмне 322 гаилә алачак.
Декада вакытында сәламәтлек мәсьәләсенә аерым игътибар
биреләчәк. Д.Фәттахов хәбәр иткәнчә, участок табиблары бригадалары – йөри алмый
торган инвалидларның өйләренә барачак. Традиция буенча барлык районнарда да
хәйрия ашлары, акцияләр, вакансияләр ярминкәләре, түгәрәк өстәлләр, концертлар
һәм кызыклы шәхесләр белән очрашулар үтәчәк, чәчтарашханә һәм киемнәрне тегү
хезмәтләре күрсәтеләчәк.
Инвалидлар декадасы кысаларында мәктәпләрдә игелек дәресләре
узачак, хәйрия концертлары оештырылачак.
Бу елда беренче тапкыр “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!” фестиваленең
гала-концерты була, чарада республиканың 20 тернәкләндерү мәктәбе һәм интернат-мәктәбе
катнаша.
Шушы ук көнне “Ак Бүре” спорт комплексында “Рухи көчлеләр”
ярышлары үтә. Моннан кала, Татарстан башкаласында физик мөмкинлекләре чикле
булган кешеләр өчен мәдәни чаралар оештырылачак.
Казан Мэры Илсур Метшин декадага багышланган хәйрия
чараларыннан бер кеше дә читтә калмас дигән өметен белдерде. Илсур Метшин,
Казанның “Добро Mail.Ru” сервисы битенә кереп, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр
исемлеген табып булганлыкны җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе хәзерге вакытта белем бирү проектларына
игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, балаларда
кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт, ихтирам хисләре һәм ярдәм итү теләге
уятырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, дөнья күләмендә 3-нче декабрь көнне
билгеләп үтелә торган декада Халыкара инвалидлар көненә багышлана.