(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). 1-нче декабрь көнне
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Чакырылган
кунаклар исемлегендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин да бар иде.
Ел саен оештырыла торган чара Кремльдә үтте. Әлеге Юллама
Россиянең яңа тарихында 23-нчесе һәм В.Путинның үзе өчен 13-нчесе булып тора. Президентның
Федераль Җыенга еллык юлламасы – программаларга нигезләнгән документ. Ул сәяси,
икътисади, идеологик нигезләмәләрдән, шулай ук парламент эше буенча ачык
тәкъдимнәрдән гыйбарәт.
Федераль Җыенга юлламасында Владимир Путин традиция буенча
икътисад, социаль өлкә, эчке һәм тышкы сәясәттәге бурычлар турында җиткерде.
Мисал өчен, үз чыгышында Россия Президенты сәнәгать
җитештерүчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы үсеше күрсәткечләре турында сөйләде, әлеге
өлкәләрдәге үсеш тенденциясен билгеләп үтте.
В.Путин Хакимияткә, алдынгы эшлекле берләшмәләр
катнашлыгында, киләсе елның маеннан да соңа калмыйча 2025 елга кадәр исәпләнгән
төгәл эшләр планын эшләргә кушты, аны тормышка ашыру 2019-2020 елларда глобаль
икътисадта Россиянең позициясен ныгытырга һәм дөньякүләм дәрәҗәдә югары икътисади
үсеш темпларын күрсәтергә булышачак.
Владимир Путин сәламәтлекне саклау системасын
мәгълүматлаштыру, санитар авиацияне үстерү, мәктәпләрне төзекләндерү программаларын
дәвам итү һәм мәгариф учреждениеләрендә яңа урыннар булдыру, волонтерлык һәм
хәйрия хәрәкәтләренә булышлык күрсәтүне социаль өлкәдәге иң кирәкле юнәлешләр
дип атады.
2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителгән, шуңа да
киләсе елда Идел, Байкал һ.б. уникаль табигать территорияләренә зур игътибар
юнәлетеләчәк. В.Путин сүзләренә караганда, төбәкләргә төзекләндерү
программалары өчен 20 миллиард сум акча бүленәчәк.
“Безнең сәясәтнең төп максаты – кешеләрне саклау, Россиянең
төп байлыгы буларак кеше капиталын арттыру. Шуңа да безнең көчләр традицион
кыйммәтләргә һәм гаиләләргә, демографик программаларга, экологияне яхшыртуга,
кешеләрнең сәламәтлекләренә, мәгариф һәм мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән”, - дип
билгеләде Россия җитәкчесе.