(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче
октябрь, Алсу Сафина).
Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин күренекле
архитектор Сергей
Чобан белән очрашты. Ул
Адмирал бистәсен реновацияләү эшенә
кушылачак һәм шәһәрнең әлеге өлешенең
мастер-планын эшләүдә катнашачак.
«Инде башкарылган зур эшләр
нигезендә, безнең тырышлыгыбыз һәм
тәҗрибәбезне берләштереп, Казанның
иҗтимагый киңлекләре,
архитектура һәм мәдәнияте өлкәсендә
үсеш ноктасы булырлык проект күрәсе
килә, - диде шәһәр башлыгы. - Без
моның өчен барысы да бар дип ышанабыз».
Проектны
тәкъдим итү кичәсендә Илсур Метшинның
иҗат төркеменә әлеге күренекле
архитекторны җәлеп итү фикерен ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.
Сергей
Чобан бирегә җыелганнарга
үзенең ике компаниядә: Мәскәү
офисы – «Speech» бюросында
һәм немец офисы –
«nps tchoban voss» эшләвен җиткерде.
Презентация
барышында Россия шәһәрләре һәм Берлин
өчен эшләнгән проектлар үрнәгендә,
Сергей Чобан мастер-планнарның
ни өчен кирәк булуын һәм аларның
нәрсәләрдән торуын күрсәтте. «Мастер-план
төзелеш проектын булдыру,
аның нинди өлешләрдән торуын, нинди
иҗтимагый киңлекләр кирәклеген
аңлау, төзелешнең күләмен һәм аларның
үзара бәйлелеген белү өчен кирәк. Бу
режиссура, сценарий, алга
таба моның буенча алдагы гамәлләрнең
алгоритмы
языла», - дип билгеләп үтте белгеч.
Казан
Мэры Сергей
Чобанга зур команданың бер
вәкиле буларак катнашырга әзер булуы
өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм
Адмирал бистәсе проектын
гамәлгә ашыру өчен кирәкле
финанс ресурслары таба алган Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән
ихтирамын белдерде. «Биредә
эшләр инде бер ел гына бармый, без зур
юл үттек», - диде шәһәр башлыгы. Ул кунакка
проект буенча эшләүче команданы тәкъдим
итте.
Иртәгә
Сергей Чобан Адмирал бистәсендә
булачак. Казан Мэры белгеч
биредә булганнан соң әлеге территорияне
үстерү буенча үзенең төгәл фикерен
тәкъдим итә алачак диде. ТР
Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова
эшләрнең кыска вакыт аралыгында
башкарылырга тиешлегенә басым ясады.
«Әлеге
проект буенча эшләү минем өчен зур
дәрәҗә», - диде архитектор.
Һәм ул компаниянең әлеге
архитектура чишелешендә үз вариантын
тәкъдим итәчәклеген җиткерде.
Исегезгә
төшерәбез, бу елның август ахырында
Казан Мэрына адмирал верфенең архитектура
ягыннан чишелешен һәм музей экспозициясе
концепциясен тәкъдим иткәннәр иде.
Әлеге
концепция
нигезендә,
музей экспозициясе ике өлештән торачак.
Маяк,
верфь, тарихи көймәләр, причал, водолазлар
һәм яхта мәктәбе булган заманча өлешне
36 га мәйданлы комлы култыкка урнаштырырга
телиләр. XVIII гасырда Петров верфе булган
җирлек – Адмирал конторасы бинасын
хәтерләтә торган төп музей бинасы кергән
урын тарихи өлешне тәшкил итәчәк.
Бүген
Башкарма комитетта үткән очрашуда
Башкарма комитет җитәкчесе Денис
Калинкин, Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев, Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы
Сергей Миронов, Казанның
баш архитекторы Татьяна Прокофьева,
Казан дәүләт архитектура-төзелеш
университетының шәһәр төзелеше һәм
авыл җирлеге урыннарын планлаштыру
кафедрасы мөдире Александр Дембич,
Казанның баш
архитектор урынбасары Тимур Кадыйров
катнашты.
Аrchi.ru
ресурсы мәгълүматлары буенча,
Сергей Чобан – рус
һәм немец архитекторы.
Ул Европаның төрле шәһәрләрендә һәм
Россия Федерациясендә эшли. Немец
архитекторлары берлеге, Россия
архитекторлары берлеге һәм Россиянең
Рәссамнар берлеге әгъзасы, Халыкара
Архитектура академиясенең Мәскәү бүлеге
академигы,
Россия
сәнгать академиясенең
мактаулы академигы, архитектура
премияләре иясе һәм
архитектура буенча төрле күргәзмәләрдә
катнашучы. СССР Сәнгать
академиясе каршындагы И.Репин ис.
институтның архитектура факультетын
тәмамлаганнан соң В.Б.Фабрицкийның
Архитектура
остаханәсендә эшләгән.
1991
елда Германиягә
күчеп китә, 1992 елдан
Гамбургта
Nietz Prasch Sigl архитектура
бюросында эшли. 1995 елда
әлеге бюроның Берлиндагы офисында
җитәкчелек итә. Сергей
Чобан проектлары буенча
Берлинда «Кубикс»
кинотеатры, «ДомАкваре»
комплексы, Яһүд
мәдәни үзәге, «Nhow» отеле,
«Mall of Berlin» комплексы һәм
Архитектура рәсеме музее бинасы (Сергей
Кузнецов белән бергә)
төзелгән.
Ул
Казанда Спортның су төрләре сарае,
Мәскәү өлкәсендә «Урманда»
микрошәһәре, «Сколково»
территориясендә D1 кварталы, Сочида
Олимпия уеннарының төп медиаүзәген,
Санкт-Петербургта Экспофорумны («Евгений
Герасимов и партнеры» остаханәсе белән
бергә), Мәскәүдә «ВТБ Боз сарае»,
Coca-Cola компаниясенең штаб-фатиры
проектларын
һ.б. эшләгән.