(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче
октябрь, Антон Ноздрин).
Казан Мэры Илсур Метшин
бүген шәһәрнең Азык-төлек
һәм социаль туклану департаментында
булып кайтты. Ул биредә ит ризыкларыннан
сменасына 30 мең порция катырылган
ярымфабрикатлар җитештерә торган яңа
линияне карады һәм
предприятие коллективы
белән очрашты. Шәһәр башлыгы
департамент хезмәткәрләрен
халыкара пешекче көне белән котлады.
Департамент
генераль директоры
Гүзәл
Ананьева сөйләвенчә, яңа
җайланмада 12 сәгать эчендә 30 мең кисәк
ит ризыгы әзерләп була икән. Яңа линиядә
нибары 14 кеше эшли, ә эшләрне кулдан
башкарган вакытта 50 кеше хезмәт иткән.
Г.Ананьева әлеге
хезмәткәрләрнең предприятиедәге башка
бүлекләргә күчүләрен җиткерде. Моңа
кадәр азык-төлекне термик
эшкәрткәндә ул үз авырлыгын
20%-ка кадәр югалта торган
булган. Яңа линияне эшләтеп
җибәрү әлеге күрсәткечне
10-15%-ка калдырган.
«Яңа линия цех
эшчеләренең хезмәтен сизелерлек
җиңеләйтә
һәм эшләп чыгара торган азык-төлекнең
төрен арттырырга ярдәм итә», - дип
билгеләп үтте Г.Ананьева.
И.Метшин
башкарган эшләре өчен
коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сез икмәкнең һәр валчыгының
кадерен белә торган кешеләр. Һәр
көн саен кешеләрне тәмле, сыйфатлы итеп
ашатасыз. Алар исеменнән һәм шәхсән
үзем сезгә олы рәхмәтләремне җиткерәм»
- дип мөрәҗәгать итте И.Метшин
пешекчеләргә.
Департамент
хезмәткәрләре, үз чиратында,
Казан Мэрына алар эшләгән
предприятиегә
булган игътибары
өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм
модернизацияләүнең ни кадәр әһәмиятле
булуын билгеләп үттеләр. «Без
эшебезне кул хезмәтеннән башладык.
Хәзер исә барысы да автомат башкарыла.
Сөялләр юкка чыкты», -
дип елмайдылар пешекчеләр.
Мэр белән сөйләшү барышында эшнең
стабиль булуын билгеләп
үттеләр. «Хезмәт хакын
һәрвакыт вакытында бирәләр, бернинди
каршылыклар юк. Биредә эшләү бик рәхәт»,
- диде пешекчеләрнең берсе.
И.Метшин
кадрлар
мәсьәләсенең мөһимлегенә басым ясады.
«Кадрлар
барысын да хәл итә. Сезнең җитәкчегез
технологияләр белән беррәттән, кадрлар
мәсьәләсенә игътибар итә. Мин моңа бик
шат. Һәм без аңа ярдәм итәчәкбез», - диде
шәһәр башлыгы. Казан Мэры
Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов
ярдәме белән департаментның
үсү мөмкинлеге барлыгын һәм республика,
аның башкаласында яшәүчеләргә югары
сыйфатлы хезмәт күрсәтелүен билгеләп
үтте.
Чарада
Казан Башкарма комитеты Аппараты
җитәкчесе Евгений Варакин, Вахитов
һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Андрей
Лобов катнашты.