(Казан
шәһәре
KZN.RU, 20-нче
октябрь).
Казан Мэры
Илсур
Метшин Европа
Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре
конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча
комитеты рәисе (КМРВСЕ) итеп сайланды.
Яшерен
тавыш бирү Конгрессның XXXI пленар сессиясе кысаларында
19-нчы
октябрьдә
Страсбургта
(Франция) үткән.
Европа
Советы җитәкчелеге барлык
эшчәнлеге муниципаль хезмәт белән бәйле
булган Илсур Метшинның
профессиональлегенә югары бәя биргән.
Татарстан башкаласы башлыгы инде
17 ел рәттән мэр буларак эшләүче, шәһәр
мәсьәләләрен хәл итүдә бик зур тәҗрибәсе
булган көчле идарәче сыйфатында кандидат
буларак тәкъдим ителгән. Казан
белән ул идарә иткән вакытта ТР башкаласы
үз үсешендә уңай якка зур үзгәрешләр
кичерә, Россия шәһәрләре арасында яшәү
өчен иң уңайлы һәм популяр калаларның
берсенә әверелә, халыкара танылуга
ирешә.
Европа
Советына Татарстан башкаласының киләчәк
үсеш ноктасын чагылдыра торган төп 12
юнәлеш тәкъдим ителгән. Аларның барысы
да Европа Советы Конгрессы
тарафыннан билгеләнгән төп приоритетлар
белән туры килә. Казан Мэры
Татарстан башкаласы үсеше, экология,
транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләре,
төзекләндерү, шәһәр мохитендәге уңай
үзгәрешләр, шәһәр халкының гомер озынлыгы
арту, инвестицияләрнең һәм туристлык
агымының үсүе, Татарстан башкаласында
халыкара дәрәҗәдәге вакыйгаларны үткәрү
турында тулырак итеп сөйләгән.
Төркем
әгъзалары Илсур Метшинның халыкара
эшчәнлек өлкәсендәге зур тәҗрибәсен
дә исәпкә алганнар. Аны инде берничә
тапкыр эре халыкара оешмаларның җитәкче
постларына сайлыйлар. Исегезгә төшерәбез,
ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының җирле
үзидарә буенча консультатив совет
әгъзасы, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының
сопрезиденты һәм Евразия
бүлеге президенты.
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр
оешмасына керә торган
шәһәр мэрлары делегациясе составында
2012 елда И.Метшин,
Россиядән бердәнбер вәкил
буларак Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләрнең
Генераль секретаре Пан Ги Мун белән
очрашты. Моннан тыш, Казан Мэрының идарә
итү тәҗрибәсе илдә футболны үстерү өчен
дә кирәк булды. Казан Мэры
Россия футбол берлеге башкарма комитетының
яңа составына кертелде.
Исегезгә
төшерәбез, СЕ
Җирле
һәм төбәк хакимиятләре конгрессы -
Европа
Советының консультатив органы. Ул
дәүләтләрнең җирле һәм төбәк хакимиятләре
вәкилләре – Европа Советы әгъзаларыннан
тора. КМРВСЕ пленар
утырышы
елга ике тапкыр –
март һәм
октябрь
айларында үтә. Казан
Мэры
Илсур
Метшин Конгресста
катнашу өчен Россия Федерациясе
делегациясе составында РФ
Президентының
2016 елның
21-нче июленнән 217-рп номерлы карары белән
расланган.