(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). 2016 елның сентябрь ае
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система медиарейтингын
әйдәп бара.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә,
Илсур Метшинның медиандексы 3959,53 пунктны тәшкил иткән. Массакүләм-мәгълүмат
чараларында “Рубин” футбол клубы президенты, Казан Мэрының Россия футбол берлеге
башкарма комитетының яңа составына керүе турында яздылар. Моннан кала, массакүләм
мәгълүмат чараларында Илсур Метшинның Казанның җәйге Олимпиада уеннарын үткәрү
өчен көрәштә катнашырга әзерлеген әйтүе турында хәбәр ителде.
Медиарейтингның икенче урынында – Самара Мэры Олег Фурсов (1024,14
пункт), өченчедә - Ижевск башлыгы Юрий Тюрин (601,78).
Исегезгә
төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ
арасында иң абруйлы 33500 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының
ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Казан Мэры берничә ай әлеге
медиарейтингны әйдәп бара.