И.Метшин Европа Советының Җирле һәм төбәкара хакимияте конгрессы сессиясендә катнашачак
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). 19-ыннан алып 21-нче
октябрьгә кадәр Страбургта (Франция) Европа Советының Җирле һәм төбәкара
хакимияте конгрессының XXXI пленар сессиясе узачак. Конгресс эшендә Казан Мэры
Илсур Метшин да катнашачак.
И.Метшинның конгресста Россия Федерациясе делегациясе
составында катнашуы РФ Президентының 2016 елның 21-нче июленнән чыккан 217-рп
номерлы указы нигезендә расланды. Моннан кала, Татарстан башкаласы җитәкчесе
Европа Совет җирле хакимиятләренең палатасына, шулай ук “Бәйсезләр һәм
либерал-демократлар” сәяси төркеме составына керә.
Конгресс сессиясенең чираттагы утырышында Европа Советының Җирле
һәм төбәкара хакимияте конгрессының консультатив органына – яңа рәис, палаталар
һәм комитетларга рәис һәм урынбасарлар сайланачак.