(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Бүген Татарстан
Республикасы Хөкүмәте Йортында «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү
университеты (ЮИМ) ректоры Ярослав Кузьминов лекциясе уздырылды, темасы «Уртача
срокка һәм озак срокка перспективада Россияне үстерү ресурсы буларак, кеше
капиталы». Лекциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, республика
министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Ярослав Кузьминовка визиты өчен рәхмәт
белдерде, Югары икътисад мәктәбе белән Татарстан күп юнәлешләр буенча актив
хезмәттәшлек алып бара, дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Югары икътисад мәктәбе ректоры билгеләп үткәнчә, кеше
капиталы – кешенең үзе өчен, үзен яллаучы зат өчен, ахыр чиктә илебез икътисады
өчен реаль яисә потенциаль керем кебек кыйммәтләрне булдыру сәләте ул.
Кеше капиталы икътисади анализның аерым категориясенә әверелде һәм бу категория
киң кулланыла, диде ул.
Я. Кузьминов сүзләренчә, бүгенгә Россиядә яңа икътисади үсеш
чыганакларын эзләү һәм табу проблемасы бар. Шуның нәтиҗәсендә кеше капиталы һәм
кеше компетенцияләре еш кына теләсә нинди тармакта фирманың сыйфатын һәм ни
дәрәҗәдә булуын билгели.
ЮИМ ректоры сүзләренчә, бүген Россия укыту вакытының
көтелүче уртача озынлыгының максималь дәрәҗәсе 20% булган илләр арасына керә.
Бу күрсәткеч буенча Австралия алда бара. Россия бу җәһәттән Канада, Япония,
Австрия һәм Польша кебек илләр рәтендә.
Я. Кузьминов хәбәр иткәнчә, соңгы 3-4 елда Россиядән ярты
миллионлап белгеч китте. Лектор фикеренчә, бу проблемны хәл итүдә чикләрне ябу
кебек радикаль алымнар кулланырга ярамый. Бу ситуацияне катлауландыра гына,
диде ул.
«Уңай стимул кирәк. Илкүләм программа кирәк, аның буенча
кешеләр үз һөнәрләрендә сәләтләрен ача алырлар иде, мәсәлән, эшкуарлык
эшчәнлегендә яисә социаль активлыкта старт грантлары бирелсә. Бу шулай ук
торакны көтәчәккә бирү мөмкинлеге. Мондый бәйләүче элементлар билгеле бер уңай
нәтиҗәгә дә китерер иде», - диде ректор.