(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Казан үсешенең
өстенлекле якларының берсе – энергияне нәтиҗәле куллануны үстерү. Моның өчен
терекөмешле лампаларны алмаштыру буенча эшне дәвам итәргә, шулай ук, дөньядагы
иң яхшы практикаларга таянып, җылылык челтәрләрендә җылылык энергияләрен
югалтуны азайтырга кирәк. Бу хакта, 2016 елның 9 ае эчендә “Казэнерго”
акционерлык оешмасы эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләп, Казан Мэры Илсур Метшин
шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
Билгеләп үтәбез, агымдагы елның язында “Казэнерго” оешмасы “Казгорсвет”
предприятиесе белән кушылды. Бүген Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
предприятиеләрне берләштерүнең төп мотивы экономияләү иде һәм беренче нәтиҗәләр
инде күзгә күренә башлады - компанияләр идарәсенең нәтиҗәлелеге үсү, аппаратны
тотуга чыгымнарның 12%-ка кыскаруы, дебиторлык бурычларының 30 млн. сумга
кимүе.
“Казэнерго” акционерлык оешмасының генераль директоры Рөстәм
Габделхаков предприятие эшенең һәр юнәлеше буенча уңай динамика булганлыгын
билгеләп үтте. Әйтик, Казанда агымдагы елның 9 ае эчендә яктырту линияләре озынлыгы
арткан, яңа яктырту баганалары барлыкка килгән – аларны бистәләрдә һәм шәһәрнең
яңартылган паркларында күрергә була. Докладчы шулай ук якын арада предприятие
хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә урамнарны өстәмә яктырту эшенә һәм Яңа елга
шәһәрне бәйрәмчә бизәүгә керешәчәклеген хәбәр итте.
И.Метшин рекреацион зоналар, скверлар, мәктәп маршрутларын яктырту
шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итәр өчен алып барылганлыгын ассызыклады. “Бистәләрдә
яктырту буенча да үсүебез сөендерә. Шәһәр янындагы бистәләрдә тормыш уңайлылыгы,
яктыртылыш дәрәҗәсе, төзекләндерү мәсьәләләре башкала дәрәҗәсендә булырга тиеш,
- дип ассызыклады Казан Мэры. - Әле кичә генә, шәһәргә очкычта кайтканда, якты Казанның
чикләре киңәйгәнен билгеләп үттем”.
Р.Габделхаков шәһәрдә 11000-ләп терекөмешле лампаларны
эксплуатацияләү эше дәвам ителгәнлеген искәртеп үтте. Предприятиенең
гендиректоры билгеләп үткәнчә, әлеге лампаларның берничә җитешсезлеге бар.
И.Метшин әлеге мәсьәләне җентекләп эшләп бетерергә кушты. “Терекөмешле лампалар
– бу “таш гасыр”. Алга бурыч куярга һәм
терекөмешле лампаларсыз шәһәр булдырырга кирәк”, - дип билгеләде шәһәр
җитәкчесе.