(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетындагы эшлекле дүшәмбедә Африка дуңгыз
чумасы мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты. “Алдан саклану һәм авыруны
булдырмау чараларын күрү күпкә яхшырак”, - дип билгеләде ул.
“Казан Дәүләт ветеринар берләшмәсе” җитәкчесе Тимур Галиев
хәбәр иткәнчә, Африка дуңгыз чумасы белән зарарланган продукцияне алып керү
куркынычы бар. Шундый очракларның берсе Оренбург өлкәсендә булган. Тимур Галиев
сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кирәкле анализлар ясала.
“Әгәр Оренбург өлкәсендә бу хәл булган икән, район
башлыклары, сәүдә һәм гомуми туклану вәкилләре – барысы да әзер булып торырга
тиешләр”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Татарстан башкаласына килгәндә, шәһәрдә Африка дуңгыз чумасы
белән зарарлануның бер генә очрагы да табылмаган, ә Россия һәм республика
буенча тулаем алганда авыру шактыйга үскән. Шул рәвешле, август-сентябрьдә
Татарстанның дүрт муниципаль районында (Чүпрәле, Буа, Апас һәм Кайбыч) карантин
игълан ителгән, ә 28-нче сентябрьдә Африка дуңгыз чумасы очрагы Норлат
районында табылган.
Илсур Метшин район башлыкларына Казанның Дәүләт ветеринар
берләшмәсе белән бергәелктә сәүдә, гомуми туклану һәм аңлатма эшләр үткәрү
буенча чаралар комплексын әзерләргә кушты. “Продукция сатып алучы һәр җитәкче,
шәхси эшмәкәрнең җаваплылык дәрәҗәсен аңлавы кирәк”, - дип ышана Мэр.