(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче октябрь). Казанда шәһәрнең муниципаль берәмлек органнары һәм Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин уздырды.
“Казэнерго” акционерлык оешмасының 2016 елның 9 ае эчендәге эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм Россия Федерациясендәге, Татарстан Республикасындагы һәм Казандагы эпизоотик ситуация бүгенге фикер алышуның темалары булды.