(Казан
шәһәре KZN.RU, 14-нче
октябрь). Колумбиянең
Богота шәһәрендә Бөтендөнья
җирле һәм төбәк хакимиятләре саммиты
үтә. Әлеге чарада бөтен
дөньядан шәһәр башлыклары катнаша.
Бөтендөнья саммитында Татарстанны
Казан Мэры, Евразия бүлеге Президенты,
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»
Бөтендөнья оешмасының сопрезиденты
Илсур Метшин тәкъдим итә.
Саммитка
муниципаль һәм төбәк
хакимиятләреннән, гражданлык,
эшмәкәрлек һәм фәнни берләшмәләрдән 3
меңнән артык вәкил җыелган. Халыкара
мәйданчыкта шәһәр идарәсендәге иң яхшы
тәҗрибәләр белән уртаклашалар.
Шулай
ук саммит барышында
2016-2019 елларга Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият оешмасына яңа җитәкчеләр
сайлаячаклар. Моңа кадәр
оешма президенты булып
эшләгән
Истамбул Мэры Кадыйр
Топбашның әлеге
вазифаны башкару вакыты
төгәлләнеп килә икән. «Ул
бик актив эшләде, әлеге оешманың абруен
югары дәрәҗәгә күтәрә алды», - дип
хәбәр иткән иде алдарак Казан Мэры Илсур
Метшин.
Исегезгә
төшерәбез, «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»
Бөтендөнья оешмасы – ассоциацияләр,
берлекләр һәм аерым муниципаль
берәмлекләрнең 2004 елда
барлыкка килгән халыкара ирекле
берләшмәсе ул.
Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимиятләр дөньяда
шәһәрләр өчен халыкара хезмәттәшлек
өлкәсендә иң куәтле һәм мәртәбәле
структура
булып тора. Оешма
эшчәнлеге җирле үзидарә органнарының
үзара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән
һәм аларның кызыксынуларын дөнья
аренасына алып чыга.
Хәзерге
вакытта Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимиятләр оешмасына
дөньяның 1000 артык шәһәре
һәм ассоциациясе,
планетаның
70% артык
халкы керә. Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр
җиде төбәк бүлекчәсеннән тора.