(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь, Екатерина Андреева). Шәһәр
Башкарма комитетында Казанның тарихи үзәгендә төзелеш һәм реконструкция
мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче комиссия утырышы узды. Казан Мэры Илсур
Метшин рәислеге астында узган комиссия утырышында 8 объект каралды. Комиссия
эше нәтиҗәләре буенча өч объект расланды, өчесен эшләп бетерәсе бар. Алар ТР
Президентына тикшерүгә тапшырылачак. Калган ике объект эшче төркем әгъзалары
тарафыннан кире кагылды.
Комиссия утырышында ТР мәдәният министрының урынбасары Светлана
Персова, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, шәһәр төзелешенә
рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Наил Галиев, Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсе башлыгы Владимир Фомин, “Иске шәһәр” префектурасы” муниципаль казна
учреждениесе” территориясе префекты Марат Усманов, ТР Президенты ярдәмчесе
Олеся Балтусова, шәһәрнең алдынгы архитекторлары катнаштылар.
Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, барлык объектлар да Шәһәр
төзелеше советында якынча каралган. Бүген расланган проектлар арасында Тукай
ур., 62 адресы буенча урнашкан торак булмаган бина бар. Шәһәрнең баш
архитекторы билгеләп үткәнчә, административ бинаны реконструкцияләү кысаларында
тышкы үзгәрешләр каралмаган, ә мәйданны зурайту антресоль кат барлыкка килү
хисабына башкарылачак. Шулай ук ТР Прокуратурасы бинасына янкорма (Кремль ур.,
14) проектын да расладылар. Татьяна Прокофьева проект тарафыннан барлык
нормативларны үтәү каралганлыгын хәбәр итте.
Комиссия әгъзалары Волков урамындагы эчендә парковка ясау
планлаштырылган торак йорт төзелеше буенча проект тәкъдимен расладылар.
Казанның баш архитекторы аңлатып узганча, төзүче – “Стройгрупп-М” ҖЧҖ –
участокта җир өстендә парковка белән 5-7 катлы йорт төзүне планлаштыра. Төзүче
төзелешнең ике вариантын тәкъдим итте – заманча һәм классик. Комиссия әгъзалары
хупладылар һәм заманча вариантны расладылар.
Комиссия әгъзалары Островский ур., 27 адресы буенча урнашкан
җир асты стоянкасы булган кунакханә төзелеше проектын өйрәнделәр. Объект озак
төзелүгә исәпләнгән, хәзерге вакытта әлеге урында бинаның каркасы тора. Аны ТР
Президенты боерыгы буенча төзеп бетерергә кирәк. Утырышта бинаның фасадларын
эшләп бетерү карары кабул ителде, шуннан соң гына проектны ТР Президентына
раслатырга җибәреп булачак.
Горький урамы буенча урнашкан ике бинада (19/8 һәм 9а
номерлы) реконструкция уздыру проектлары кире кагылды.
Тихвин Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә тәкъдим ителгән кәшәнә
проектын (Худяков ур., 18) һәм Адмиралтия ур., 3 адресы буенча офис бинасын
реконструкцияләү проектын алга таба карау өчен эшче төркем әгъзалары өстәмә
мәгълүмат сорадылар.