(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь, Антон Ноздрин). Инде кышка
урман паркы зонасында яктыртылган чаңгы трассасы төзекләндереләчәк, ә киләсе
җәйдә Горький-Әмәт урманында яңа җәяүле фонтаны барлыкка киләчәк. Эшләр барышын
шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев шәһәр җитәкчесенә урман паркы реконструкциясенең
беренче этаптагы эшләре 75%-ка тәмамланганлыгын җиткерде. Шул рәвешле, парковка
төзекләндерелеше, үзәк юллар һәм тротуарлар башкарылган, фундамент һәм чаңгы
базасы каркасы торгызылган. Паркның архитекторы Дарья Толовенкова сөйләп
үткәнчә, 1,5, 3, 5 чакрым озынлыктагы чаңгы трассалары сакланган һәм
яңартылганнар. И.Куляжев проектның чокыр аша күпер салуны, велосипед памп-трекы,
сәхнә төзүне үз эченә алганлыгын искәртеп үтте. Проект тарафыннан шулай ук
яктырту баганалары, видеокүзәтү системалары, су белән тәэмин итү һәм
канализация урнаштыру каралган.
Эшлекле киңәшмәдә Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров,
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Казанның
баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.