(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь, Михаил Ченцов). Казан
юл хезмәтләренең кышкы шартларда эшләвенә әзерлеген Татарстан башкаласы Мэры
Илсур Метшин тикшереп кайтты. Ул шәһәрдә хезмәт итә торган дүрт предприятиенең
берсе булган “Шәһәр төзекләндерелеше” МУП базасында (Гривка ур., 54) булды. Шәһәр
башлыгы карны җыештыру техникасының торышын бәяләде, эшчеләр белән аралашып
алды, аларның эш шартлары белән танышты.
Бүгенге көндә “Шәһәр төзекләндерелеше” МУП юлларны чистарту
өчен махсус машиналарның киң арсеналына ия – 68 кышкы җыештыру техникасы
берәмлеге, аларның 35-е беренче чираттагы операцияләрне башкару өчен кулланыла
(26 катнаш юл машиналары һәм 9 трактор щеткасы), шулай ук 35 йөк төйи торган
техника берәмлеге.
Бу елда предприятие тагы дүрт катнаш юл машиналары алган. Шуңа
да карамастан, техниканың таушалуы кебек проблемалар актуаль булып кала. И.Метшинның
машиналарның хезмәт итү вакыты турындагы соравына предприятие хезмәткәрләре
техниканың актив эксплуатациядән соң 5-6 ел узуга ремонт таләп иткәнлеген хәбәр
иттеләр.
Җыештыру техникасыннан кала “Шәһәр төзекләндерелеше” МУП
кышкы сезонга 9100 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 720 тонна реагент әзерләп
куйган. Ел тәмамланганчыга кадәр тагы 1100 тонна химик чаралар сатып алу
планлаштырыла.
Әзерләнгән техника һәм бозлавыкка каршы материаллар
предприятиегә Казанның Авиатөзелеш, Вахитов, Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү
районнары территорияләрендәге якынча 2,5 мең кв метр юлларны үз көче белән
карап тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Илсур Метшин шулай ук МУП хезмәткәрләре эше шартлары белән
танышты.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, шәһәрнең
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һәм
башкалар катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, 15-нче октябрьдә Казанның юл хезмәтләре
урам-юл челтәрен кышкы режимда карап тотуга күчә.