(Казан
шәһәре
KZN.RU, 11-нче
октябрь).
Бүген
шәһәр Ратушасында «Чәчәк ата торган
Казан» проектында җиңүчеләрне һәм
«Чәчәк фестивале»ндә актив катнашучыларны
бүләкләделәр. Залда утырганнарны
сәламлап, Казан Мэры Илсур Метшин ТР
башкаласын төзекләндерү һәм бизәүдә
катнашуның
предприятиеләр һәм шәһәр халкы өчен
туган шәһәренә карата хөрмәт хисен
чагылдыруның ачык бер мисалы булуын
билгеләп үтте.
И.Метшин
искә
төшереп үткәнчә, «Чәчәк ата торган
Казан» проектын үткәрү тәкъдиме 2013 елгы
Универсиадага әзерлек барышында «туган».
«Без
ул вакытта шәһәр халкы һәм башкала
кунаклары өчен тагын нәрсә эшләп була
соң дип уй белән
яшәдек,
һәм күп итеп чәчәкләр утыртырга булдык.
Ул вакытта
3,5 миллион чәчәк
утыртылды, хәзер исә бу
күрсәткеч
6,5
миллионга
җитте. Мин чәчәкләр саны елдан-ел артыр
дип өметләнәм», - дигән ышаныч белдерде
Мэр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 2016
елда «Чәчәк ата торган Казан» проектын
гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә
Татарстан башкаласында барлыкка килгән
чәчәк түтәлләренең гомуми мәйданы
49 мең
квадрат
метрны
тәшкил итә.
Илсур
Метшин сүзләренчә,
иң
мөһиме шул, шәһәрне төзекләндерүдә
җирле халык актив катнаша. «Без
бүген берничә объектта булдык, Парин
урамындагы скверны карадык, янәшәдәге
янбакчаны биредә яшәүчеләр үзләре
төзекләндерә башлаганнар, чәчәкләр
утыртканнар. Бу онытыла башлаган
гадәтләрне кире кайтару дигән сүз.
Әлбәттә,
яхшы күренеш», - дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.
Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары -
Казанның
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев сүзләренчә,
«Чәчәк
ата торган Казан»
проекты
кысаларында матур гадәт буенча шәһәр
халкы һәм предприятиеләр арасында
чәчәкләр кулланып бизәү буенча бәйге
үткәрелгән. Бәйге
«Иң
яхшы бизәлгән фасад»,
«Иң
яхшы бизәлгән әйләнә-тирә территория»,
«Иң
яхшы бизәлгән ишегалды территориясе»,
«Иң
үзенчәлекле чәчәк композициясе»,
«Чәчәк
фестивале»,
«Шәһәрнең
иң чәчәкле районы»
һәм
«Иң яхшы бизәлгән белем бирү учреждениесе
территориясе» дигән 7 номинация буенча
үткәрелгән. Катнашучылар
матур итеп чәчәк
композициясе
ясарга һәм аны сурәткә төшерергә тиеш
булганнар. Барлыгы
284
композиция
(профессиональ осталар
һәм үзешчәннәр эшләре)
тәкъдим
ителгән.
Шулай
итеп, «Шәһәрнең иң чәчәкле районы»
номинациясендә
җиңүче итеп
Яңа
Савин
районы
игълан ителде,
иң
уңышлы кадр өчен бүләк Казанда
яшәүче
Светлана Лолага
тапшырылды. «Чәчәк
ата торган Казан»
бәйгесендә
игълан ителгән номинацияләр
буенча җиңүчеләр арасында Казан шәһәре
Киров районының катнаш төрдәге 82-нче
номерлы балалар бакчасы, «Мәскәү
районының Торак-коммуналь хуҗалыгы
буенча идарә компаниясе»,
«Элекон заводы»,
«Центр-МК идарә
компаниясе»
һәм
«Метроэлектротранс»
муниципаль
унитар предприятиесе бар.
Җиңүчеләргә
бүләк тапшырганнан соң, чарада актив
катнашулары өчен кайбер оешмаларга башкала Мэрының Рәхмәт хатлары бирелде.
И.Куляжев
«Чәчәк
ата торган Казан»
бәйгесе
белән бергә шулай ук икенче ел рәттән
«Чәчәк фестивале» үткәрелүен искә
төшереп үтте. Бу елда әлеге фестивальдә
катнашучылар саны 2 тапкырга арткан
диярлек – Мәскәү, Самара, шулай ук
Татарстанның Лаеш һәм Теләче районнарыннан
24 профессиональ
коллектив катнашкан.
Июнь
аеннан сентябрь
уртасына кадәр «Әкият»
курчак
театры каршындагы мәйданда фестивальдә
катнашучылар заманча ландшафт
архитектурасы буенча үз тәкъдимнәре
белән чыкканнар.
Бу елда әлеге фестивальгә барлыгы
500 меңнән
артык кеше килгән, бу 2015 ел белән
чагыштырганда ике тапкырга күбрәк дигән
сүз.
«Чәчәк
фестивале»нең
җиңүче - «Eлы-Палы»
питомнигы.
Әлеге оешмага Мэрның Рәхмәт хаты һәм
акчалата бүләк тапшырылган.
Илсур
Метшин проектта
катнашучыларга һәм җиңүчеләргә рәхмәт
сүзләрен җиткерде. Ул фестиваль һәм
бәйгенең үсеше шәһәр халкына һәм оешма
җитәкчеләренең активлыгына бәйле булуын
билгеләп үтте. «Мин
сезгә
Казанны тагын да гүзәл үтәргә тырышуыгыз
өчен шәһәр
халкы һәм
шәхсән үз исемемнән
ихластан
рәхмәтләремне җиткерәм», - диде шәһәр
башлыгы.