(Казан
шәһәре KZN.RU, 11-нче
октябрь, Зилә
Гайфи). Казан Мэры Илсур
Метшин бүген шәһәр Ратушасында
2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш
стратегиясен эшләү кысаларында Совет
утырышы үткәрде. Казанның
киләчәк агломерациясенә
багышланган фикер алышуда республиканың
Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш, Югары Ослан,
Биектау районнары җитәкчеләре катнашты.
Илсур
Метшин, утырышны ачып, 2030 елга
кадәр Татарстанның Үсеш стратегиясендә
төп рольне өч җирлек –
Казан, Әлмәт һәм Кама
агломерацияләре уйнаячагын әйтеп үтте.
Казан агломерациясендә лидер
булып Татарстан башкаласы
тора, шул ук вакытта
районнарга да мөһим бурыч –
агломерацияләрнең
функциональ структурасын бердәм итеп
формалаштыру вазифасы йөкләнгән.
Шунлыктан Казанның 2030 елга кадәр Үсеш
стратегиясендә җитештерү,
куллану, рекреация һәм туризм буенча
кайбер функцияләрне агломерация
үзәгеннән районнарга күчерү
карала.
«Казан-2030»
концепциясе,
Илсур
Метшин фикеренчә, ачык
хакимият һәм имин шәһәр мохите булган,
тотрыклы икътисади үсештәге уңайлы һәм
динамик
шәһәр характеристикасыннан
гыйбарәт булырга тиеш.
Моннан тыш, киләчәктә Казан сәламәтлек
җирлеге булачак.
Шулай ук биредә эчке туризмны үстерү
бурычы куела, шәһәр халкының тормыш
дәрәҗәсен яхшырту күздә тотыла.
Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, муниципалитетларның
үсеш стратегиясен эшләү
нәтиҗәләре Казанда октябрь аенда тәкъдим
ителәчәк.
Чарада
Казан муниципаль берәмлеге
Башлыгының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллин,
Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов,
Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең икътисади үсеш буенча
урынбасары вазифаларын
башкаручы - Икътисади
үсеш комитеты
рәисе Илдар Шакиров, Стратегия-2030
эшләү буенча җирле офис
җитәкчесе Владимир Грицких һ.б.
катнашты.