(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Казан “Рубин”ы Россия чемпионатының 8 туры “өй матчы”нда Томскиның “Том” командасын җиңде. Үзәк стадиондагы матч 2:1 исәбе белән төгәлләнде. Уен барышын футбол клубы прездиденты, Казан Мэры Илсур Метшин да күзәтте.
Киләсе уенны “Рубин” 2-нче октябрь көнне Краснодарда шул ук исемдәге клубка каршы уйнаячак.