(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь, Антон Ноздрин). Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Авиатөзелеш районында урнашкан катнаш төрдәге
141-нче номерлы балалар бакчасында булып кайтты. Шәһәр җитәкчесе учреждениенең
барлык хезмәткәрләрен дә һөнәри бәйрәмнәре – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем
бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән тәбрикләде һәм алар эшли торган
бинаның киләсе елда ремонтланачаклыгын җиткерде. 2017 елда капиталь ремонт ясау
буенча якынча программага барлыгы 14 мәктәп һәм 7 балалар бакчасы кергән.
Балалар бакчасы җитәкчесе Резедә Фәсхетдинова шәһәр
җитәкчесенә учреждениедә 11 төркемдә 260 бала укыганлыгын сөйләп үтте. Балалар бакчасы
1980 елда төзелгән. 2016 елда агымдагы ремонт кысаларында биредә су белән
тәэмин итү һәм канализация торбалары өлешчә алмаштырылган, түбә ремонтланган,
шулай да бина капиталь ремонтка мохтаҗ.
Шәһәр җитәкчесе балалар бакчасы коллективына башкарылган
эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Сез зур эш башкарасыз. Әти-әниләр сезгә иң
кыйммәтле әйберләрен – балаларын ышанып тапшыра. Сез аларны яратасыз,
тәрбиялисез. Балаларны мәктәпкә әзерләү бик тә мөһим”, - дип ассызыклады
И.Метшин.
Балалар бакчасын карауда шулай ук Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләр буенча урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы
Илсур Һадиуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы
Тимур Алибаев катнаштылар.