(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь, Антон Ноздрин). Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Киров районындагы “Заречная” канализация-насос
станциясе төзелешенең планы белән танышты. Эшлекле киңәшмә булачак төзелеш
урынында оештырылды, биредә инде әзерлек эшләре башланган.
“Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров масштаблы проектның
төзелеше этапларга бүленәчәк һәм октябрь аенда эшкә тотыначакларын хәбәр итте. Беренче
этапны 2017 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Башкарылган эшләр
канализация системасының тоткарлыксыз эшләвен һәм 50-дән артык торак йорт һәм
социаль объектлар челтәрләренә тоташтыруны тәэмин итәчәк.
Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыгында койма куелган,
территорияне чүп-чар һәм коры-сарыдан чистарту эшләре алып барыла, төзелеш
техникасы урнаштырыла.
Эшләрнең барлык этапларын 2028 елга тәмамлау көтелә.
И.Метшин проект белән танышканнан соң, “Заречная” КНС
төзелеше шәһәр инфраструктурасы өчен зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. “Барлык
кабул ителгән карарлар безгә хәзерге вакытта Заречьеда булган инвестицион
төзелеш проектларын эксплуатацияләргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләде Казан
Мэры.