(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь, Михаил Ченцов). Казан
Мэры Илсур Метшин Ф.Әмирхан проспекты буенча урнашкан 1977 елда төзелгән 61-нче
номерлы тугыз катлы йорттагы капремонт сыйфатын бәяләп кайтты. Капремонт программасы
буенча янга калдырылган якынча 50 млн. сумлап акчага бу елда өстәмә рәвештә Казанның
35 йортына ремонт ясалачак.
Ф.Әмирхан проспекты буенча урнашкан 61-нче номерлы йортта
яшәүчеләр Мэрга, идарәче компаниягә һәм подрядчы оешмаларга сыйфатлы эш өчен
рәхмәт белдерделәр. “Җитәкчеләргә дә, эшчеләргә дә - афәрин! Бик яхшы эш
башкардылар! Сез безнең йортны таный алмаячаксыз”, - дип билгеләделәр җирле
халык шәһәр җитәкчесе белән сөйләшкән вакытта. “Сез шат булсагыз, без дә шатбыз”,
- дип җавап бирде И.Метшин.
Йортта җылылык бирү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү,
канализация, электр белән тәэмин итү системалары тулысынча яңартылган, һава
торышына бәйле рәвештә җылылыкны көйләү җиһазлары урнаштырылган, шулай ук түбә,
фасад һәм подъездлар ремонтланган. Үткәрелгән капремонт ярдәмендә күпфатирлы
йортның 271 кешесе өчен торак шартлары яхшырган. Эшләрнең гомуми бәясе 22 млн.
сум тирәсенә чыккан.
Билгеләп үтәбез, 2011 елда әлеге йортта лифт алмаштырылды, ә
2014 елда Йорт янындагы квартал эчендәге территорияләрне норматив хәлгә китерү
программасы кысаларында асфальт капламы ремонтланды.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, Казанда 2016 елга
капиталь ремонт программасы тәмамланды диярлек – 158 йорт ремонтланган, 35
йортта 110 лифт алмаштырылган.
Йортны карауда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ
мәсьәләләре буенча урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе
Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев, идарәче компания һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.