(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Шәһәр
урамнарын төзекләндерү һәм тәртиптә тоту концепциясен эшләү һәм тормышка ашыру
2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру алдыннан
аеруча да зур актуальлеккә ия. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары – идарәнең шәһәр дизайны бүлеге
җитәкчесе Жанна Белицкая хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан биналарының
фасадларын төзекләндерү һәм урамнарның тышкы кыяфәтен яхшырту буенча эшләрнең
төп өлешен киләсе елның җәендә башкарырга кирәк булачак. Шәһәр җитәкчесе якын
арада эшмәкәрләр һәм бина хуҗалары белән очрашу оештырырга кушты.
“2018 елның май аенда төзекләндерү буенча эшләрне камилләштереп
кенә чыгарга кирәк. Октябрь-ноябрь айларында барлык очрашуларны уздырырга, эшлисе
эшләрне барларга кирәк, чөнки футбол буенча дөнья чемпионатына фасадларны
төзекләндерү буенча эшләрнең 90%-ын 2017 елның җәендә башкарырга кирәк булачак”,
- диде шәһәр җитәкчесе, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән Тышкы
реклама һәм мәгълүматлаштыру идарәсе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.
Аның сүзләренә караганда, әле эшләр күп, әмма шәһәрнең 2013
елның Универсиадасына әзерлек тәҗрибәсе бар.
Жанна Белицкая идарә тарафыннан 118 урамның тышкы “йөзен”
яхшырту буенча конрет чаралар белән концепция әзерләнгәнлеген, аларның күбесе
тормышка ашырылганлыгын, ә бер өлеше хәзерге вакытта башкарылганлыгын искәртеп
үтте.