(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Электрон калькуляторны
кулланып эшләнгән типлаштырылган элмә такталар кертү шәһәрнең Архитектура һәм
шәһәр төзелеше идарәсе өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә раслату эшен җиңеләйтәчәк. Бүген
шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур
Метшин шулай дип җиткерде.
“Типлаштырылган элмә такталар буенча карар кабул ителүе
мөһим. Без әлеге идеяны эшмәкәрләр белән очрашу вакытында, алар безгә
проблемалары белән мөрәҗәгать иткәч “тудырдык”, - диде Илсур Метшин. – Эшмәкәрләрнең
әлеге сорауларны чишәргә вакытлары аз була. Алар бездән моны сорады. Эшләргә
кирәк”.
“Шәһәр хакимияте 90 процентка барысы да алдан
планлаштырылган стандарт күрсәткән вакытта раслату күпкә җиңелрәк. Шул ук
вакытта типлаштырылган элмә такталар кертү эшмәкәргә үз стилен булдыруга
комачау итми”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Жанна
Белицкая сүзләренә караганда, дизайнның 60-тан да ким булмаган вариантын рус,
татар, инглиз телләрендә һәм аларга пиктограммалар әзерләү планлаштырыла. Эшмәкәрләр
хозурында – берничә шрифт типы, яктырту ысуллары, берничә төс һәм аларның
комбинацияләре.
Ж.Белицкая сүзләренә караганда, типлаштырылган элмә такталар
кертү зарур, бу бигрәк тә кече һәм урта эшмкәрлеккә булышырга ярдәм итә һәм
административ барьерларны киметүнең чираттагы чарасы булып тора.
Хәзерге вакытта Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Тышкы реклама һәм мәгълүмат
идарәсе белән бергәлектә электрон калькуляторны әзерләү өчен техник бирем
әзерләнә, дип сөйләде Жанна Белицкая.
Ул әлеге яңалык белән Мәскәүдән коллегалар кызыксынганлыгына
игътибар юнәлтте.