(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Михаил Ченцов). 2018
елга Казанда тышкы реклама конструкцияләре саны 25-30%-ка кимеячәк. Бу – дәүләт
стандартларының яңа таләпләре белән бәйле. Бу хакта бүген Казан Башкарма
комитетындагы эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе
җитәкчесе Ирина Дябилкина сөйләде.
И.Дябилкина урта, зур һәм бик зур форматтагы тышкы реклама
конструкцияләрен 25-30%-ка киметү көтелгәнлеген хәбәр итте. Тышкы реклама
конструкцияләре типологиясе дөньякүләм стандартлар дәрәҗәсендә сакланачак –
еврощитлар, суперсайтлар һ.б. Төп үзгәрешләр рекламаларның электрон киңлекләргә
һәм югары технологияләргә күчүенә кагыла.
Эшмәкәрләр белән реклама урнаштыру буенча 94% килешүләрнең
вакыты 2018 елның февралендә - Футбол буенча дөнья чемпионатына өч ай кала
тәмамлана, дип билгеләп үтте ул. Шуңа бәйле рәвештә 2018 елның башында Тышкы
реклама һәм мәгълүмат идарәсе конструкцияләрдә тышкы реклама урнаштыру буенча
зур масштаблы сату эшләре оештырачак.
Казан Мэры Илсур Метшин 2018 елда булачак Футбол буенча
дөнья чемпионаты Татарстан башкаласы өчен чираттагы имтихан булуын билгеләп
үтте. Шәһәр җитәкчесе профиль идарәләргә, булачак сәүдәләрнең барлык
катнашучылары да үзләренең финанс планнарын алдан төзи алсын өчен, үз эшләрен
планлаштырырга кушты.