(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). 20 меңнән артык казанлы
“Милләтләр кроссы”нда катнашты, чара Татарстан башкаласында 25-нче сентябрь
көнне Үзәк стадион каршындагы мәйданда узды. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин барлык катнашучыларга һәм
оештыручыларга да рәхмәт белдерде һәм шәһәрдә сәламәт яшәү рәвеше алып
баручыларга һәрвакытта да булышлык күрсәтеләчәк дип билгеләде. “Казанда
йөгерергә яратучылар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны артыр дип
ышанам”, - диде Илсур Метшин.
С.Вострикова сүзләренә караганда, ярышларның иң яшь катнашучысы
Ранель Сабирҗановка – 2 яшь тә 6 ай, иң өлкәненә - Сабир Сираҗиевка – 88 яшь.
Беренчеләрдән булып йөгерүгә профессионал спортчылар һәм спорт
ветераннары чыккан. 12, 8, 6, 4 һәм 2 чакрым дистанциягә йөгерүләр булган.
1 чакрымлык дистанциядәге массакүләм йөгерүдә исә мәктәп
укучылары, спорт мәктәпләре укучылары, студентлар, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре
катнашкан.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстаннан кала массакүләм
йөгерү чарасында илнең 85 төбәге катнашкан.