(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Өлкән
яшьтәге казанлылар мәрхәмәтле шәһәрдә яшәүләрен беренчеләрдән булып тоярга тиеш,
дип ышана Илсур Метшин. Әлеге фикерне шәһәр җитәкчесе бүгенге эшлекле дүшәмбе
барышында 1-нче октябрьдә башланачак өлкәннәр декадасы буенча фикер алышкан
вакытта җиткерде.
“Өлкән буын – җәмгыятебезнең нигезе, безгә гореф-гадәтләрне
тапшыручылар, безнең тарафтан хөрмәткә һәм ихтирамга лаек булырлык кадерле
казанлыларыбыз”, - диде Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, өлкәннәр
декадасы кысаларында Татарстан башкаласында узачак чаралар кирәк һәм зур әһәмияткә
ия. “Декада өлкәннәргә карата көндәлек ихтирам һәм игътибар күрсәтүгә әйләнсә
иде”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов сүзләренә караганда, Халыкара өлкәннәр көнен игълан иткән Берләшкән
милләтләр оешмасы ел саен бәйрәм темалары тәкъдим итә һәм бу елда өлкәннәргә
каршы дискриминацияләүгә чакырган.
Дамир Фәттахов Татарстан башкаласында ел саен өлкәннәр
декадасы узганлыгын искәртеп үтте, аның кысаларында социаль хәйрия акцияләре үткәнлеген
ассызыклады. Әйтик, октябрь ае дәвамында бәйрәм уңаеннан хәйрия өстәлләре
әзерләнәчәк, чарада 2,5 мең кеше катнашыр дип көтелә. Шәһәрнең өлкән буын
вәкилләре өчен Өченче буын университетының “Интернет-күпьеллык” проекты
кысаларында компьютер грамотлылыгы курслары оештырылачак.
Моннан кала, йөзү, футбол, бильярд буенча спорт ярышлары үтәчәк.
Шәһәрнең барлык районнарында да мәдәни чаралар, концертлар,
күргәзмәләр, чәй табыннары оештырылачак. 1-нче октябрьдә Казан пенсионерлары
муниципаль музейларга, Казан зоопаркына бушка керә, кинотеатрларда бушка фильм
карый алачак. Билетларны район администрацияләрендә, ветераннар советларында,
иҗтимагый оешмаларда алып була.
“Казан” гаилә
үзәгендә традиция буенча “алтын” һәм “бриллиант” туйларын билгеләп үтүче
юбилярларны котлау тантанасы булачак.