(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче
сентябрь, Алсу Сафина).
Бүген Казанның Совет районында
332-нче номерлы балалар бакчасының филиалы
ачылды. 1973 елда төзелгән
ике катлы бинада моңа кадәр футбол
буенча 14-нче номерлы балалар-яшүсмерләр
спорт мәктәбе эшләгән. Монда
капиталь төзекләндерү
эшләре үткәрелгән. Филиалда 250 балага
исәпләнгән 11 төркем булдырылган, шуларның
сигезе – ясле яшендәге балалар өчен.
Казан Мэры Илсур Метшин нәниләрне һәм
аларның ата-аналарын «өй туе» белән
котлады.
332-нче
номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасының
төп бинасы Курчатов
урамы,
10а адресы
буенча урнашкан.
Биредәге
алты төркемдә 3 яшьтән арткан 150 бала
шөгыльләнә. «Мирас» стадионы төзелгәннән
соң футбол мәктәбе Җ.Фәйзи урамында
урнашкан яңа спорт комплексына күчерелгән,
Курчатов урамы, 14а адресы буенча урнашкан,
гомуми мәйданы 2,6 мең кв.м тәшкил иткән
бинада әлеге бакчаның филиалын ачарга
дигән карар кабул ителгән. Республика
бюджетыннан 36,5 млн. сум күләмендә акча
бүлеп бирелгәннән
соң
капиталь төзекләндерү башланган,
эшләр барышында
түбә, тәрәзәләр, ишекләр, инженер
коммуникацияләр
алыштырылган, гомуми төзекләндерү
эшләре үткәрелгән,
кояштан саклагыч япмалар куелган. Моннан
тыш, 11 мең кв.м территория мәйданы
төзекләндерелгән. Зур агачлар тирәсендә
әби һәм бабай, керпеләр, гөмбә, эт
скульптураларын
күрергә була, керү юлында исә карлыгач
утыра – бу «Карлыгач» исемендәге әлеге
бакча
символы.
Яңа
филиалда музыка һәм
спорт залы, татар теле, логопедия,
методика,
психолог бүлмәләре,
медицина блогы,
азык-төлек блогы
бар.
«Танкодром»
микрорайонындагы кайбер
урыннарда 3 яшьтән алып 7 яшькәчә
балаларның барысы да балалар бакчалары
белән тәэмин ителгән, һәм чиратта 1,5
яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар иде.
Без аларга да урын әзерли алдык, - дип
сөйләде Совет районының мәгариф бүлеге
башлыгы Венера Нуриева.
– 332-нче номерлы
балалар бакчасының филиалында 11 төркем
булдырылды, шуларның сигезе - ясле
яшендәге балалар өчен. Бу төркемнәргә
микрорайонда яшәүче 160 бала йөри алачак.
Казанның Совет районында барлыгы 90
балалар бакчасы эшли».
332-нче
номерлы балалар бакчасы күп профильле.
«Төп юнәлеш –
танып-белү-сөйләм
үстерү буенча. Без
балаларның логик фикерләү сәләтен
үстерү, сөйләм үсешен камилләштерү
өстендә эшлибез, шулай ук сәнгати-эстетик
тәрбия бирүгә дә игътибар юнәлтәбез.
Балаларыбыз җырлыйлар, бииләр, рәсемнәр
ясыйлар, - дип сөйләде бакча мөдире
Марина Шайдуллина. - Бу
елдан без балаларны физик яктан
тәрбияләүгә аерым игътибар итәчәкбез.
Футбол, фитбол, Скандинавия
йөреше өйрәтеләчәк. Без баланы һәр яктан
камил шәхес итеп үстерү ягында».
М.Шайдуллина ассызыклаганча,
педагоглар
штаты 100% тупланган.
Казан
Мэрына азык-төлек блогын,
спорт һәм музыка залын
күрсәттеләр. Соңгы бүлмәдә
зур бәйрәм бара иде, балалар ата-аналарга
һәм бәйрәм кунакларына иҗат номерларын
тәкъдим иттеләр. «Көзге көннәрне балалар
янәшәсендә мондый матур чарадан башлап
җибәрү, өй туе белән тәбрикләү бигрәк
күңелле, - диде Илсур
Метшин. - Президент
программасы ярдәмендә тагын
бер зур балалар бакчасы барлыкка килде,
биредә 250 бала. Бу бик куанычлы хәл.
Балалар мәктәпкәчә белем алырга тиеш,
һәм аларның бәхетле, сәламәт булып
үсүләре өчен биредә барлык шартлар да
булдырылган. Алга таба алар әти-әниләренә
һәм безгә зур куаныч булып үссеннәр».
Шәһәр
башлыгы ТР Президенты
Рөстәм
Миңнехановка һәм төзүчеләргә
рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул бакчага
зур торт һәм спорт җиһазлары
алу өчен сертификат бүләк
итте.
332-нче
номерлы балалар бакчасының филиалы
ачылышы тантанасында
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир
Фәттахов,
Совет районы
администрациясе башлыгы
Рөстем
Гафаров, Мәгариф
идарәсе җитәкчесе Илсур
Һадиуллин
һ.б.
катнашты.